erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Сәрия Сабурская Татарстан халкын Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлады

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская республика халкына Халыкара Кеше хокуклары көне уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте.

"1948 елның 10 декабрендә Кеше хокукларының гомуми декларациясе, шәхеснең һәм аның хокукларының өстенлеген һәм беренчеллеген ныгытучы документ кабул ителде. Бу истәлекле вакыйга аркасында теләсә кайсы кешегә аның расасына, тән төсенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси яки башка карашларына, милли яки социаль чыгышына, милек, катлам яисә башка хәленә карамастан, аерылгысыз хокуклар игълан ителде», – дип билгеләде ул.

Сабурская сүзләренчә, ел саен дөнья җәмәгатьчелеге хокукларны һәм ирекләрне яклауны киңәйтә, күп санлы кешеләргә гаделлеккә һәм тигезлеккә ирешү мөмкинлеген тәэмин итә. Бу көн, – дип ассызыклады Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, - үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белү, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт күрсәтү һәм мөстәкыйль рәвештә ярдәм итә алмаучыларга ярдәм итү мөһимлеген искә төшерү.


Нет комментариев