erid:2VtzquqpS7d
Синоптиклар бик эссе җәй фаразлый
Яңалыклар

Синоптиклар бик эссе җәй фаразлый

Синоптиклар 80 ел эчендәге иң эссе җәй көтелүен хәбәр иткән

Синоптиклар эссе җәй вәгъдә итә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, июньдә республикада көндез уртача температура 25 градустан югарырак булыр дип көтелә. Быел Мәскәүдә җәйнең беренче көне соңгы 80 ел эчендә иң эссесе булыр дип фаразлыйлар. Һава температурасы 30 градуска җитәргә мөмкин. Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, Мәскәү белән Татарстандагы һава торышы, гадәттә, тәңгәл була.    

Ватаным Татарстан 


Нет комментариев