erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сөйгәне хакына 75 килограммга ябыккан!

Иркәсе өчен Даян үзен кулга алган...

Мәхәббәттән ябыгалар, диләр. Шаярталар, әлбәттә. Ә менә бер хезмәттәшем, 33 яшендәге Даян исемле ир-егет моның чыннан да шулай булуын исбатлады. Мин аны әле балачактан ук беләм, ул гел тулы гәүдәле иде. 23 яшенә инде 155 килограмм авырлыкка җитте. Аны күргән саен кызгана идем, ә чиктән тыш авырлыгы турында төпченергә дә кыен. Бәлкем, ниндидер чир аркасында шулай килеп чыккандыр. 

Бервакыт социаль челтәрендәге сәхифәсенә бер кыз язган. Яшьләр хат алыша башлаган. Даян миңа моны киңәш сорау буларак язды, янәсе, оят бит ул кызның күзенә күренергә. Ә социаль челтәрдә ул нейтраль фото куйган. Икәүләшеп, эштәге тәнәфес вакытында теге кызның фотографиясен карый башладык. Ничава болай үзе. Тик Даян аңлавымча, Иркәнең хатларына сирәгрәк җавап бирә башлаган, ә аннары аны бөтенләй дуслыктан алып ташлаган. Шуның белән барысы да онытылыр иде дә, ләкин көннәрдән бер көнне ул башка эшкә күчү турында уйлана башлады.

Ышансагыз-ышаныгыз, ләкин яңа эш урынында, кадрлар бүлегендә социаль челтәр аша танышкан теге Иркә исемле кызны очраткан бит бу. Шуннан соң ук миңа шалтыратта, язмышыңнан качып йөрмә, шул кыз белән аралаш, дидем аңа. Даян, күрәсең, сүзләремә колак салган, Иркәне дә ошаткан! Диетага утырган. Яшелчәләр һәм диетик ит кенә ашаган. Никадәр авыр булмасын, тешен кысып булса да түзгән. Бер ел эчендә ул 75 килограммга ябыкты, төгәлрәге 155 тән 80 кә кадәр калды. Менә шулай ике яшь йөрәк очраша башлады.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/soigane-xakyna-75-kilogrammga-iabykkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре