erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Тарстанда 33 төр һөнәрчелек эшләнмәсен маркировкадан азат итәргә мөмкиннәр

Татарстанда мәҗбүри маркировкадан азат ителәчәк һөнәрчелек эшләнмәләре исемлеген расларга ниятлиләр. Аерым алганда, сүз 33 категория товар турында бара. Бу чара кече җитештерүчеләргә чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза сайтында басылып чыкты.

 

Исемлеккә кием-салым әйберләре (пальто, күлмәкләр, блузкалар, трикотаж эшләнмәләр, баш киемнәре һәм аксессуарлар), төрле максаттагы текстиль эшләнмәләре, шул исәптән аяк киеме, ясалма мехтан тегелгән кием, спорт, чаңгы һәм коену костюмнары керде.

Башка әйберләр арасында: колготкалар, оеклар, гольфлар, носкилар ,  перчаткалар, галстуклар, бюстгальтерлар, каешлар, корсетлар һәм һөнәрчеләр тарафыннан җитештерелә торган башка әйберләр бар.

Мәҗбүри маркировкадан баш тарту кече җитештерүчеләргә техник таләпләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны киметергә һәм базар конъюнктурасы үзгәргән шартларда һөнәрчелек секторын үстерүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук республика Хөкүмәте һөнәрчеләрне бердәм реестрга кертү тәртибен расларга җыена, шул исәптән индивидуаль эшмәкәр булмаган һәм «НПД» (профессиональ керемгә салым) махсус салым режимын кулланмаучыларны да. Документ нигезендә, һөнәрче дип биш кешегә кадәр хезмәткәре булган кече һәм урта эшкуарлык субъекты яки «НПД» режимындагы физик зат таныла ала, әгәр аның эшчәнлеге һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлегенә туры килсә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев