erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Татар – информ» «Нарядный Сабантуй-2026» фотоконкурсы башлануы турында игълан итә

Татарстанда Сабантуйлар чоры башлана. Инде 6 һәм 7 июньдә бәйрәмнәр республиканың авыл һәм район үзәкләрендә узачак. Чаллыда һәм Әлмәттә Сабантуйны 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә билгеләп үтәчәкләр.

 «Татар-информ» яраткан халык бәйрәме уңаеннан «Нарядный Сабантуй – 2026»фотоконкурсын башлап җибәрә.

Анда катнашучылар милли киемнәренең матурлыгын күрсәтә һәм үз гаиләләренең һәм үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйли алачак. Моның өчен 26 июньгә кадәр «Вконтакте» да #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән милли костюмда гаилә фотографиясен урнаштырырга кирәк.

Сурәттә ир белән хатын, балалы ата-аналар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, шулай ук әби-бабайлар сурәтләнергә мөмкин. Шулай ук гаилә фамилиясен һәм шәһәрне (яшәү районын) күрсәтергә кирәк. Конкурска бары тик 2026 елда Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләр генә кабул ителә. Бер гаиләдән бердән артык конкурс эше кабул ителми. Конкурста аерым катнашучыларның яисә иҗат коллективларының фотолары катнашмый.

Конкурс уздырылган вакытта «ВКонтакте» да катнашучының профиле карау өчен ачык булырга тиеш. Сурәтләрдә теләсә кайсы халыкның милли костюмнары күрсәтелергә мөмкин.

Конкурс ике этапта узачак. Башта эксперт комиссиясе иң яхшы 30 фотографияне сайлап алачак. 1 июльдә алар «Татар-информ» сайтында бастырылачак, анда укучылар үзләренә ошаган эшләр өчен тавыш бирә һәм җиңүчеләрне билгели алачак. Тавыш биргәндә тавышлар дөрес юл белән җыйналмаганлыгы (накрутка) ачыкланган очракта, эш конкурстан алынырга мөмкин. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә фотоконкурска йомгак ясаячакбыз. Өч җиңүче кыйммәтле бүләкләр алачак, ә аларның исемнәре «Татар-информ» сайтында һәм социаль челтәрләрдә бастырылачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев