Фәрид Мөхәммәтшин вазыйфасыннан киткәннән соң, Татарстан Дәүләт Советын вакытлыча Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Әлеге карар депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.
Татарстан сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: озак еллар Дәүләт Советы рәисе булып эшләгән Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китүе турында хәбәр итте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Марат Әхмәтов билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Депутатлар корпусы әлеге кандидатураны бертавыштан хуплады. Моңа кадәр ул Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды.
Марат Әхмәтов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Нет комментариев