Татарстан профсоюзлары Лисичанск халкына ярдәм тапшырды
Бу көннәрдә «Бердәм Россия»нең 38 нче гуманитар колоннасын җыю дәвам итә.
Шәһәр администрациясе үтенече буенча Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе аппараты хезмәткәрләре генератор һәм балалар өчен подгузниклар сатып алганнар. Бүген бу йөкләрне җаваплы кешегә Лисичанскига җибәрү өчен тапшырдылар, дип хәбәр иттеләр партиянең рәсми сайтында.
Гуманитар ярдәм тапшыру тантанасында «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.
Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе, «Минем карьерам «Бердәм Россия»белән» партпроекты координаторы Елена Кузьмичева шәхсән аңа гуманитар ярдәм комплектларын тапшырды. Якын арада йөкне адресатларга «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында гуманитар конвой составында китерәчәкләр.
Татарстан профсоюзлары ярдәменнән тыш, партия активистлары Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләргә төзелеш материаллары һәм инструментлар, эчә торган су, җиһазлар, генераторлар, сезонлы яшелчәләр, көнкүреш химиясе, балалар туклануы, подгузниклар һәм китаплар китерергә планлаштыралар.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев