Татарстан Рәисе Администрациясе Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның әтисе Рәис Метшинның вафаты сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
Администрация хәбәрендә Рәис Метшинның хатыны Разия Нурулла кызы һәм балалары – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин һәм Айрат Рәис улы Метшинның кайгысын уртаклашулары белдерелә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
«Югалту ачысын хатыны – Метшина Разия Нурулла кызы һәм балалары – Айдар Рәис улы Метшин, Илсур Рәис улы Метшин, Айрат Рәис улы Метшин белән бергә кичерәбез», – диелә хәбәрдә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев