erid:2VtzquqpS7d
Арча районында тарихи вакыйга: йөзенче мәчет төзелә
Арча яңалыклары

Арча районында тарихи вакыйга: йөзенче мәчет төзелә

Арча районында 100нче мәчет Арчабаш бистәсендә урнашачак.

Арча районында мәчетләр саны 100гә җитә. Тарихи вакыйга уңаеннан Түбән Мәтәскә авылында (Арчабашта) яңа мәчет төзелеше башланды – шушы көннәрдә аның нигез свайлары кагылды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөзенче мәчет төзелеше районның рухи тормышында мөһим вакыйга булды. Бу Арча җирендә дингә, иманга һәм рухи кыйммәтләргә игътибарның зур булуын күрсәтүче күркәм күрсәткеч.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев