erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган

Бүген Татарстан Республикасының Кайбыч районы территориясендә үлем очрагы белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, М-12 автомобиль юлының 709 нчы чакрымында Hyundai маркалы транспорт чарасы йөртүчесе хәрәкәт тизлеген һәм дистанцияне тиешенчә сайламау сәбәпле, алдан баручы «Валдай» йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе (1993 елгы) һәм аның өч пассажиры һәлак булган.

Вакыйга урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев