31 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Иртәнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында томан булуы ихтимал. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре тизлеге 5-10 м/с булачак, көндез аның тизлеге урыны белән 13 м/с ка җитәчәк.
Татарстанның кайбер районнарында һавада һәм туфракта 0...-1 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көндез һава +17...+22 градуска кадәр җылыначак. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев