erid:2VtzquqpS7d
Арча районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Золушка» боз тамашасында булды
Арча яңалыклары

Арча районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Золушка» боз тамашасында булды

Арча районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Татьяна Навка тарафыннан куелган «Золушка» боз тамашасын карады.

Балалар өчен боз тамашасына хәйрия сәфәре оештырылды. Алар иң яхшы фигуралы шуу осталарының чыгышларын, уникаль декорацияләрне, матур костюмнарны һәм әкиятнең тылсымлы мохитен үз күзләре белән күрде, дип хәбәр итә үзенең МАКС каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.

“Танылган артистларны республикага чакырганы, хәрбиләр гаиләләренә игътибары һәм ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, сәфәрне оештырганы, балалар турында кайгыртканы һәм уңайлы транспорт белән тәэмин иткәне өчен Арча муниципаль районы хакимиятенә рәхмәт белдерәбез”, – дип язган ул.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев