Татарстанда 8 июньдә яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә
Дүшәмбе, 8 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтималы бар. Көндез кайбер территорияләрдә яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы да мөмкин.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә +5..+10 градус булды, республиканың көнбатыш өлешендә урыны белән +15 градуска кадәр күтәрелде. Көндез һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Башкалада көндезге иң югары температура +24..+26 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев