erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер мәхәббәт тарихы күңелсез тәмамланган

Чаллыда яшәүчеләрнең мәхәббәт тарихы полиция бүлегендә тикшерү белән тәмамланган. Моңа 60 мең сум акчаның югалуы сәбәпче булган .

 

Эшмәкәр хатын сөйгәне белән ял итү өчен счеттан 60 мең сум акчасын салдырган. Тик 40 яшьлек ир эшкә киткәндә, ишек төбендә тоткарланган һәм хатын сизмәгәндә аның кесәсеннән 60 мең акчасын урлаган.

Акча югалуын ачыклагач хатын үзенең Ромеосына шалтырата, тик аның телефоны сүндерелгән була. Аннары ул ирнең өенә бара, анда ишекне аның әнисе ача.

Кунакның килү сәбәбен белгәч, әнисе улының кесәсендә 22 мең сум табуын әйтә. Ул аларны хуҗасына кайтара. Соңрак ир кайта һәм 38 мең сумны үз ихтыяҗларына тотуын танырга мәҗбүр була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатын рәнҗетүчене кичерми һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге хәлдән соң Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

https://vatantat.ru/2023/01/103205/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X