erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда язгы чәчү тәмамланды, азык әзерләү эшләре башланды

Быел Татарстанда барлыгы якынча 3,2 миллион тонна сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла.

Татарстан хуҗалыкларында язгы кыр эшләре төгәлләнү белән авыл хезмәтчәннәре җаваплы чорның чираттагы этабына – терлек азыгы хәзерләүгә кереште. Бүгенге көндә азык әзерләү эшләре республиканың утыз районында алып барыла, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
 Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 3,4 мең тонна печән һәм 94,2 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Сенаж әзерләү буенча аеруча югары күрсәткечләргә берничә район ирешкән. Мензәлә районында 12,6 мең тонна сенаж тупланган булса, Мөслим районында бу күрсәткеч 8,9 мең тонна тәшкил итә. Азнакай районы хуҗалыклары исә 8,7 мең тонна сенаж әзерләгән.
Быел Татарстанда барлыгы якынча 3,2 миллион тонна сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев