Синоптиклар мәгълүматларына караганда, атна уртасында республика территориясендә яңгыр, юеш кар явуы, томан төшүе ихтимал.
25 март, чәршәмбе көнне, Татарстанда болытлы аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республика көнчыгышында урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык саклана. Моннан тыш, аерым районнарда томан төшәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр төшәчәк, ә аязган вакытларда -8 градуска кадәр салкынаюы мөмкин. Көндез исә температура 4–9 градус җылы булачак.
Нет комментариев