Татарстанда социаль ипотека: ел башыннан 1,2 меңнән артык гаилә яңа фатирлы булды
Татарстанда Госжилфонд программасы буенча торак тапшыру дәвам итә
2026 ел башыннан Татарстанда Госжилфондның социаль ипотека программасы ярдәмендә 1 279 гаилә торак шартларын яхшыртты. Республика буенча гомуми мәйданы 65,1 мең квадрат метр булган 31 йорт файдалануга тапшырылды. Бу еллык планның 43,2 проценты үтәлүен күрсәтә.
Яңа фатирлар тулысынча яшәргә әзер хәлдә тапшырылган. Фатирларда ремонт ясалган, сантехника, исәпләү җайланмалары, хәвефсезлек датчиклары һәм электр яки газ плитәләре урнаштырылган.
2026 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча барлыгы 3 123 гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Моның өчен республика шәһәрләрендә һәм районнарында 108 йорт төзеләчәк. Аларның гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр тәшкил итә.
Казанда хәзерге вакытта 774 фатирлы биш йорт төзелеп беткән һәм якын арада кешеләрне кабул итәчәк. Аларның дүртесе «80 ел Җиңү» торак комплексында, берсе «Гаилә» микрорайонында урнашкан. Әлеге районнарда тагын 1 528 фатирлы биш йорт төзелеше дәвам итә.
Төзелеш эшләре республиканың башка шәһәр һәм районнарында да актив бара. Яр Чаллыда — алты йорт, Түбән Камада — ике йорт сафка бастырыла. Моннан тыш, Әгерҗе, Арча, Лаеш, Менделеевск шәһәрләрендә, шулай ук Алексеевск, Кукмара, Сарман районнарында яңа йортлар төзелә.
Госжилфонд вәкилләре әйтүенчә, социаль ипотека программасы республика халкын уңайлы һәм заманча торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.
— Социаль ипотека программасы гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты бурычларын үтәүгә хезмәт итә, — дип билгеләп үтәләр фондта.
Татарстанда социаль ипотека программасы елдан-ел киңәя бара. Ул яшь гаиләләргә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә яңа мөмкинлекләр ача.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев