erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда суктырылган ашлык күләме буенча алдынгы биш район билгеле

Татарстанда быел суктырылган ашлык күләме буенча муниципалитетлар арасында Арча, Буа, Тәтеш, Минзәлә һәм Мөслим районнары алдынгылар рәтенә чыкты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәйданнар кимүгә карамастан, суктырылган ашлык күләме узган елгыдан шактый югары. Аерым алганда, 2021 елга караганда, күрсәткеч 2,2 тапкырга, 2018-2020 елларның уртача күрсәткече белән чагыштырганда 19,5 процентка арткан", - диделәр министрлыкта.

Ведомствода аңлатуларынча, ашлыкны суктыру күрсәткечен күтәрүгә уңышны арттыру исәбенә ирешелде, ул 2018-2022 еллларда рекордлы булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю буенча Россиядә 16нчы урында тора. Узган ел эсселек һәм корылык аркасында республикада 2,3 млн тоннадан артык кына бөртекле һәм кузаклы культура җитештерелде. Быел игенчеләр 5 млн тоннадан артык ашлык җыеп алды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-suktyrylgan-aslyk-kulame-buenca-bis-raion-lider-buldy-5862889

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X