Мондый тәкъдим белән ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов чыкты.
ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта Татарстанда сәгать поясын алыштыру турында тавыш бирү үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген республика парламентының 21 нче утырышында белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ"
"Бу асылда зур чыгымнар сорамый. Әйдәгез, бер анкета булдырыйк, кешеләрне тавыш бирүгә җәлеп итик һәм аларның ничек тавыш бирүләрен карыйк – вакытны үзгәртү өченме яки каршымы", - диде Йосыпов.
Нет комментариев