erid:2VtzquqpS7d
Татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтәләр
Яңалыклар

Татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтәләр

Татарстанда бүген салкын һава торышы көтелә.

Аз гына кар явачак, көндез аерым районнарда буран көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте.

«Төнлә һава температурасы -7..-12, көндез -4..-9 градус» - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, көнбатыш, көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга җитәчәк. Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтәләр.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев