erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанның легендар бодибилдеры Николай Ференец 61 яшендә вафат булган

Бу хакта мәгълүмат спортчының социаль челтәрләрендә пәйда булды.

Чаллы шәһәрендә танылган Ференец 30 елдан артык шәхси фитнес-тренер булып эшләгән. Аның спорт биографиясендәге иң истәлекле вакыйгаларның берсе — «Мистер Вселенная» бәйгесендә катнашуы һәм финалга кадәр барып җитүе.

«Николай турында якты истәлекләр аның укучылары, хезмәттәшләре һәм аны шәхсән белгән кешеләрнең күңелендә мәңге сакланыр. Аның мирасы — медальләр һәм ярыш нәтиҗәләре генә түгел, ә остаз буларак йөзләгән кешенең тормышын яхшы якка үзгәртүе дә», — дип язган спортчының укучыларының берсе социаль челтәрләрдә.

Чыганак: Татар-информ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев