erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тямаевлар гаиләсендә зур вакыйга

Бүген иртән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның кызы дөньяга килгән. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

“Хәзер мин дә өч бала атасы”, – ди ул. Без исә, хатыны Резедәнең бәби көткәнен күптән белгән идек инде. Фирдүснең әнисе Галия апа әйтеп ычкындырган иде. Әмма сер сакларга кушты. –Резедәмнең кыз бала табасы төшемә керде. Озак та үтмәде, Фирдүс әни сиңа яңалыгыбыз бар иде, ди. Ул әйткәнче, мин үзем әйтеп бирдем, – дигән иде. Аннан соң безгә Фирдүс белән күп тапкыр сөйләшергә туры килде. – Бәби көтәбез дип аны дөнья чыгарып ташламыйлар инде. Без алдан фотолар куеп, кычкырып йөрү яклы түгел. Менә балам исән-сау туар, үзем хәбәр итәрмен, – дигзн иде. Без исә җырчылар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт сабый булып, тигезлектә үссен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138266/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X