erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР Эчке эшләр министрлыгы исеменнән Telegram’ны блокировкалау турындагы чакырулар хакындагы хәбәрләр фейк дип аталды

ТР Эчке эшләр министрлыгында Telegram мессенджерын блокировкаларга чакырулар турында ведомство исеменнән таралган хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килмәве белдерелде.

Ведомство хәбәр иткәнчә, матбугат конференциясендә журналист тарафыннан: «Мессенджер һәм чикләүләрне урап узу сервислары эшен акрынайту дистанцион урлашуларны киметүгә ярдәм итә аламы?» — дигән сорау бирелгән.

Әлеге сорауга уңай җавап яңгыраса да, мессенджерны блокировкалау мөмкинлеге турында бернинди бәя яки фикер әйтелмәгән.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ведомствоның вазифаи затлары комментарийларын дөрес аңлатырга һәм ялгыш интерпретациядән сакланырга чакырабыз», — дип мөрәҗәгать иттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев