Татарстан Прокуратурасы «СПЕЦДОРСТРОЙ» компаниясенең 41 яшьлек директорына каршы җинаять эшен судка җибәрде
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2019 елдан 2022 елга кадәр ул салымга башка фирмалар белән эшләү турында ялган мәгълүмат биргән. Шул рәвешле ул 68 миллион сумнан артык салым түләмәгән.
Зыянны каплауны гарантияләү өчен аның милкенә 50 млн сумнан артык арест салынган. Хәзерге вакытта бюджетка 34 миллион сумнан артык акча кайтарганнар инде.
Җинаять эше суд тарафыннан җибәрелде
Нет комментариев