Бүген иртән һаваның торышын тикшергән вакытта Түбән Камада агулы матдәләр табылмаган, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Мониторингны атмосфераның пычрануын контрольдә тотучы 5 станция үткәргән. Пробалар һаваны пычрата торган 14 матдә буенча алынган.
«Түбән Кама районында урнаштырылган һава сыйфаты торышын контрольдә тотуның автомат станцияләре рөхсәт ителгән концентрацияләрнең тиешле күләмнән артып китүен ачыкламады», - дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев