erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туй оештыручылар үз эшләре өчен туй бюджетыннан 10 процент акча сорый

Элек туйларга әзерлек белән яшьләр һәм ата-аналар шөгыльләнә иде. Ә хәзер баш ватып торасы юк, бу эшкә алына торган аерым һөнәре ияләре бар. Сүзем, хыялларны чынга ашырырга булышучы, туйны башыннан аягына кадәр ясап бирүче туй оештыручылар турында (»Шәһри Казан »).

Элек туйларга әзерлек белән яшьләр һәм ата-аналар шөгыльләнә иде. Ә х

Туй оештыручы – банкет урыны, фотограф, видеограф һәм күңел ачу программасын үз өстенә ала. Яшьләргә нәрсә өчен кесә бушатасы булачагын, хәтта нинди әйберләргә акча тотарга кирәк булмаганын да әйтә. Дөресерәге, оештыручы берничә төр банкет залы, алып баручы, бизәлеш тәкъдим итә, алар белән килешү төзи. Ә яшьләргә үзләренә ошаганны сайлап аласы гына кала. 

Рания Минһаҗева туй оештыру белән өч елга якын шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, кышмы, җәйме оештыручының бер урында утырырга вакыты юк.
– Туй оештыручы – яшьләрнең уң кулы. Артистлар чакыру, алып баручы табу, кунакларны каршы алу – бу эшләрнең барысын да башкарам. Үземнең клиентларым белән иң кечкенә детальләрне дә сөйләшәм. Тәүлек буе элемтәдә торам, кәләшнең барлык сорауларына җавап бирергә әзермен. Туй көнен төгәл тәртиптә тотам. Бәйрәм барышында да, яшьләр белән сөйләшеп торам, – диде Рания Минһаҗева.

Туй оештыручы хезмәтеннән файдалану, бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирә. Әмма барысы өчен дә түләргә кирәк икәнен онытмыйк. 

Гадәттә, туй оештыручылар  үз эшләре өчен туй бюджетыннан 10 процент акча сорый. Мәсәлән, туйга 300 мең әзерләп куйсагыз, 30 меңне туй оештыручыга бирергә җәлләмәгез. 

– Яшь парларга ташламалар ясарга тырышам. Әгәр пар Казаннан булса, туйга әзерлекне, күңелле моментларны төшереп, социаль челтәрләргә куярга рөхсәт итсә, туй бюджетыннан 5 процент кына сорыйм. Мин туемны үзем оештырдым һәм ялгыштым. Бәйрәм буе барысында тәртиптә тотарга тырыштым. Бәйрәм көн эшкә әйләнде, чын күңелдән ял итеп булмады. Туй оештыруны башка кешегә тапшырасы калган икән, – дип әйтте туй оештыручы Рания. 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлбәттә, туй оештыручыларның дуслары күп. Алар билгеле бер ресторан, алып баручыны тәкъдим итә. Әмма яшьләрнең үз фикерләре булса, оештыручы үз туксанын туксан итеп, сөйләп утырмаячак. Төп карарны яшьләр кабул итә. Ә туй оештыручы хыялларны чынга ашыру белән генә шөгыльләнә. Дөресерәге, акчаны дөрес тотарга булыша. Чаллыдан Гөлшат Сафина да, бу үзенчәлекле һөнәр иясе икән. Ул туй оештыру белән җиде ел шөгыльләнә. 

– Туй оештыручы яшьләргә мөмкинлекләреннән чыгып бюджет төзергә ярдәм итә. Кайбер парларның билгеле күләмдә җыелып куелган акчасы була. Әмма аны ничек дөрес итеп тотарга, алар белеп бетерми. Туй оештыручы ярдәменә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе – башкалардан аерылып торган, идеаль туй ясау теләге. Яшьләр мәҗлескә бик җаваплы карый башлады. Мәҗлесне бер стильдә ясау – модада.  Миңа Казаннан яшь пар язды. Аларның бәйрәмне 19нчы гасыр стилендә ясыйсы килгән. Әмма башка оештыручылар аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган. Үзем Чаллы шәһәрендә туй оештыру белән шөгыльләнәм, тик Казанда да менә дигән бәйрәм ясый алдым, – дип әйтте Гөлшат. 

Оештыручылар арасында үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкармаучылар да бар. Интернет челтәрендә туй оештыру агенстлыгының сайтына юлыктым. Рәхмәт сүзләре белән беррәттән, “туйны боздылар”, “үзләренең партнерларын алга сөрделәр”, “теләкләрне чынга ашырмадылар”, “төгәл бюджетны җыеп бетерә алмады, оештыручы гаепле” дигән шактый тупас сүзләр дә күренде. Һәр һөнәрдә начар эшчеләр булган кебек, туй оештыручыларның да төрлесе була. 

– Туйга җиде ай әзерләндек. Барысына да җитештек. Туйга әзерлектә социаль челтәрләр дә булыша бит. Банкет залы, алып баручы, җаның нәрсә тели, шуны табып була. Үз эшенең осталарын таптык, шуңа күрә туй көнендә азрак дулкынландык. Бәйрәмне башкаларга ышанып тапшыра белергә дә кирәк. Бәлки, туйга бер ай эчендә әзерләнмәгәнгә бу эшнең бер авырлыгын да тоймадым. Әкрен генә хыялда булган туйны чынга ашыра башладым. Иң мөһиме – курыкмаска. Үзем булдыра алмыйм дисәгез инде, туй оештыручыга мөрәҗәгать итсәгез була. Минем дустым, туйга бер ел әзерләнде. Бөтен әйберне кечкенә детальләргә кадәр карап бетерсә дә, туй көнендә бик нык дулкынланды. Үзенә урын таба алмады, – диде Чаллы шәһәреннән күптән түгел генә тормышка чыккан Алсу Фәсхетдинова. 

Туй оештыручыдан киңәшләр
1.    Туйны кунаклар исемлеге һәм бюджет төзүдән башлагыз.
2.    Туй оештыру өчен кирәк-яракларны (банкет залы, алып баручы, туй күлмәге, машина, фотограф һәм башкасы), алар өчен бирергә әзер булган сумманы языгыз.
3.    Мәҗлес өчен зал сайлаганда кунаклар саны турында онытмагыз. Әгәр үткәрү урыны заманча эшләнелгән икән, бизәлеш өчен азрак акча тотып була.
4.    Туй программасын төзегәндә туй темасына игътибар итәргә онытмагыз. Билгеле бер юнәлеш булмаса, туйны күңел ачу номерлары белән генә тутырмагыз. Кунакларыгызның котлау сүзләре әйтәсе дә бар.

Илгизә Галиуллина. 
Фотолар Рания Минһаҗеваның шәхси архивыннан

http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/tuy-oeshtyruchylar-z-eshlre-chen-tuy-byudzhetynnan-10-protsent-akcha-soryy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X