erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумыштан сукыр коляскада хәрәкәтләнүче инвалидка армиягә чакыру җибәргәннәр

Ул армиядән качып йөрүче булып санала.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Сергей Ситдиков бүген стресс халәтендә. Тумыштан инвалид егеткә хәрби комиссариат чакыру җибәргән.

“Миңа чакыру килде, мин моңа бик аптырадым, – дип сөйләгән Сергей “Челнинские известия” газетасына. – Мин тумыштан 1 группа инвалид: күрмим, ДЦП белән интегәм, коләскада гына хәрәкәтләнәм. Хәрби комиссариатка барлык документлар мин балалар йортында яшәгәндә үк җибәрелгән иде. Тик күптән түгел башта чакыру җибәрделәр, аннан соң шалтырата башладылар. Хәзер мине  армиядән качып йөри диләр. Мин тикшерү бүлегенә барырга тиеш. Шунысы мәгълүм булды: минем шәхси эш папкам югалган. Ә тапканнан соң аның буш булуы ачыкланган. Барлык документлар һәм медицина нәтиҗәсе юкка чыккан. Ничек мондый хәл була ала?”

Гыйнварда Сергейга 28 яшь тулган, тик аңа хәрби билет бирмәгәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Миңа урындагы күрмәүчеләр җәмгыятендә ярдәм итәргә алындылар. Инде хәрби комиссариат вәкиле белән очраштык, – ди Сергей. – Миңа барысын да ачыкларга һәм хәрби билет бирергә ышандырдылар”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X