Үз белемнәрен, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем тикшерә алачак.
15 дән алып VII Халыкара Экологик диктант башланды һәм бу елның 22 апреленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар. Чараны гадәттәгечә онлайн-форматта экодиктант порталында уздырачаклар, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда да. Үз белемнәрен, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем тикшерә алачак.
Быел экодиктант «Экологик иминлек» темасына багышланачак. Сораулар актуаль юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә алачак: урманнарны торгызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, икенчел ресурсларны куллану һәм чимал эшкәртү, махсус саклана торган табигать территорияләре һәм экологик туризмны үстерү, шулай ук сирәк һәм юкка чыга торган хайван төрләре популяцияләрен саклау һәм торгызу.
Проект экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Нет комментариев