erid:2VtzquqpS7d
Хезмәт министрлыгы Яңа ел ялларын май аена күчерү турында фикер алышырга әзер
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы Яңа ел ялларын май аена күчерү турында фикер алышырга әзер

Россиялеләр 1 майдан 9 майга кадәр ял итә алачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайту турындагы тәкъдим буенча фикер алышырга әзер. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр мондый инициатива булса, ни өчен юк, әлбәттә, фикер алышырбыз», - дигән ул.

Элегрәк Дәүләт Думасында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайтырга тәкъдим иткән иделәр. Депутатлар ел башында ял көннәрен дүрт көнгә кадәр кыскартырга чакырды, шулай булганда яз көне россиялеләр 1 майдан 9 майга кадәр ял итә алачак.

https://tatar-inform.tatar/news/xezmat-ministrlygy-yana-eldagy-yal-konnaren-maiga-kuceru-turynda-fiker-alysyrga-riza-5870367

 


Нет комментариев