erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Лилия Муллагалиева зур серен чиште

«Мин моңа 25 ел килдем», - ди Лилия ханым.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева күңел түрендә йөрткән хыялын тормышка ашырды. Җырчы «Илһам» вокаль инструменталь ансамбле оештырды. «Ниһаять, мин бүген әле беркемгә дә әйтмәгән олы яңалыгым, күптәнге хыялымның тормышка ашуы белән бүлешәм. Мин моңа 25 ел килдем. Бары тере музыка коралларына кушылып җырлыйсы килү, инструменталь ансамбль төзү теләге белән яшәдем. Еллар арты еллар узды. Быел минем иҗатыма, олы сәхнә юлыма аяк басуыма 25 ел тулды. Безнең яраткан җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Винера Ганиева, Римма Ибрагимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Вәфирә Гыйззатуллина,Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина , «Заман» төркеме һәм милләтебезнең башка асыл ташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларын мәңге онытмыйм. 

Һәм аларның үрнәгендә, зур әзерлек һәм җаваплылык белән, үзем дә «Илһам» ансамбле төзергә булдым. Әлеге хыялымның тормышка ашуына сәбәпче булган, музыкантлар эзләүдә ярдәм иткән, гомумән күп кенә киңәшләрен бирүче хезмәттәшем, талантлы җырчы Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен. Әлбәттә концертта сез шулай ук Рифатның да җырларын ишетерсез. Төрле телләрдә җырлаучы, Үзбәкстанда туган, Азнакайда үскән татар җырын яратучы егет ул», – диде җырчы «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә. 

«Илһам» вокал инструменталь ансамблен тәкъдир итү концерты 25 ноябрьдә Казанда узачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото Лилия Муллагалиевадан алынды.

Чыганак: Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X