erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Жириновский урынын кем биләячәге билгеле

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский вафатыннан соң 41 көн узуга партиядә кадрлар мәсьәләсе күтәрелгән.

Партиянең Югары советы 27 майда съезд җыеп, яңа лидер сайлау мәсьәләсен хәл итәргә планлаштыра. Кайбер чыганаклар буенча, ЛДПРның яңа җитәкчесе итеп Дәүләт Думасының Халыкара мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчесе Леонид Слуцкий сайлануы ихтимал. Моннан тыш яңа постка ЛДПРның югары советы әгъзасы, Рязань бүлеге координаторы Александр Шерин һәм Дума депутаты Виталий Золочевский да дәгъва кылырга ниятли. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/zhirinovskiy-urynyn-kem-bilyachge-bilgele


Арча хәбәрләре

Нет комментариев