Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шиңгән чәчәкләр

    Башка хатын- кызлар кебек, Хәмдиянең дә эшенә матур түфли, күлмәкләр, инде ничәнче елын элек алып куйган һаманда киелә алмаган яшел плачын киеп, тратуар буйлап биек үкчәләре белән шык-шык китереп барасы килә дер. Тик алай ярамый шул устав кушмый, ә уставны үтәмичә калу мөмкин түгел. Шуңа күрә кызның “ гражданка” дип атала торган матур киемнәре шкафында күп вакыт тузан җыеп яталар. Эше шундый иртүк чыгып китә эшенә, ә кайчан өенә кайтып ята ала, анысы билгесез. Төнге уникеләр булса бик яхшы инде ул, тик кайчак иртәнге якта фатыйрына тиз генә кереп чәй генә эчеп чыгарга вакыты кала шул.

                    

     

    Сентябрьнең кояшлы иртәсе, җәйнең хатасын төзәтергә теләгәндәй иртәдән үк кыздырырга тотынды. Әйе җәе салкын килгән иде шул.  Әллә шуңа күрә сентябрь инде өченче атнасын җылы булып тора. Әйтерсең  көз җәй буе кояшлы, җылы көннәр күрергә тилмергән әдәм балаларының теләкләрен тормышка ашырырга уйлаган .  “ Әбиләр чуагы дыр инде”-дип, кистереп кенә әйтеп булмас ахыры, чөнки” Әбиләр чуагы” ике атнадан артык торырга тиеш түгел кебек. Ничек кенә булмасын тратуар буйлап эшенә ашыккан Хәмдиянең күңеле бүген иртәдән үк күтәренке. Хәмдиягә көн саен эшенә барып йөрү ерак арасы түгел, бары ике тукталыш кына. Шуңа күрә күберәк вакытын эшендәге бүлмәсендә генә үткәргән кыз, ике тукталыш арасын, барганда да, кайтканда да җәяү генә үтә. Хәрәкәт кирәк инде билгеле, аяклар да языла. Бигрәктә Хәмдиягә кем әйтмешли форманы тотарга кирәк. Тратуар буйлап утыртылган агачлар да  кызны эшенә кадәр озата баралар әнә. Сентябрьнең сары кояшы, агачларны гына түгел бар шәһәрне сарыга төргән. Кая гына карама. Биек катлы йортлар, кечерәк киосклар, хәтта асфальт юл да сары төс белән чагыла. Траутарга терәлеп үк салынган юлдан выж да-выж итеп машиналар чабышалар. Хәмдия кебек эшенә ашыккан җәяүлеләр дә җитәрлек. Иртәнге сигезенче ярты булып килә бит инде. Барысының да эшенә вакытында барып җитәсе килә. Бигрәктә Хәмидягә. Полиция майоры яшь үсмерләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Хусаинова Хәмдия Идрисовнага үзенең бүлегендәге хезмәтәшләренә, соңа калып, начар үрнәк күрсәтергә ярамый. Җитәкче булгач башкаларга үрнәктә була да белергә  кирәк. 

    Башка хатын- кызлар кебек, Хәмдиянең дә  эшенә матур түфли, күлмәкләр, инде ничәнче елын  элек алып куйган һаманда киелә алмаган яшел плачын киеп, тратуар буйлап биек үкчәләре белән шык-шык китереп барасы килә дер. Тик алай ярамый шул устав кушмый, ә уставны үтәмичә калу мөмкин түгел. Шуңа күрә кызның “ гражданка” дип атала торган матур киемнәре шкафында күп вакыт тузан җыеп яталар. Эше шундый иртүк чыгып китә эшенә, ә кайчан өенә кайтып ята ала, анысы билгесез. Төнге уникеләр булса бик яхшы инде ул, тик кайчак иртәнге якта фатыйрына  тиз генә кереп  чәй генә эчеп чыгарга вакыты кала шул. 

    Мондый тормышка иң борчылганы, кызның әтисе белән әнисе инде. Идрис  абый белән Венера апа кызларының юрфакны бетерүгә полиция бүлегенә эшкә керергә теләге барлыгын белдерен  дөрт итеп кабынып каршы чыктылар.

    ––Нинди полиция ди ул тагын, кыз кешегә булмаганны, бантдитлар караңгы почмакта саклап торып башыңны ярыр, кит, башыңннан чыгарып ташла-дип тузынды Венера апа.

    ––Кызым, хатын-кызлар эше түгел бит бу-дип хатынының сүзен җөпләп торды Идрис абый да.

    Тик  Хәмдия  үзенчә эшләде, башта яшь үсмерләр белән эшләү бүлегенә кече инспектор гына булып урнашкан иде, эшли-эшли бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. 

    Көн эш-төн эш, кызның гаилә корырга да вакыты юк.

    ––Ай аллам кайчаннар гына шушы эшеңне ташларсың икән инде кызым Ходаем¬!-дип ике көнгә бер сукыранып ала Венера апа. 

    Әдәм баласы барсына да ияләшә. Венера апа белән Идрис абыйда кызларының тыңгысыз эшенә күптән ияләштеләр. Ияләштеләр дип. Хәмдия төнге уникедән соң да эшеннән кайта алмый калган вакытлары була. Мондый төннәр тәмуг газабы белән бер әти-әнисенә, кыз кайтып кергәнче керфектә какмыйча яталар урыннарында.

    ––Нишлисең инде әнисе-дип куя кайчак Идрис абый- Кемдер эшләргә тиеш тер инде андый эшне дә.

    Устав кушмаса да Хәмдия  иртүк торуга тырнакларын матур итеп буяп куйды әле бүген. Аннары причёскасын бозмас өчен, пилоткасында сумкасына тыгып куйды. Хатын -кыз баребер хатын –кыз булып кала билгеле, ниди генә кырыс таләбләр булмасын матур булып күренергә тырыша. 

    Җайлап атлый  торгач Хәмдия полиция идәрәсенә килеп җиткәнен сизми дә калды.

    Идәрә яңа бинага урнашкан, әле быел яз башында гына күченделәр монда. Аңарчы әллә кайчан салынган иске бинада эшләп килделәр. Иске-иске инде үткәннән зарланып ни файда, менә бу якты зур кабинетлы яңа идәрәдә эшләүе дә рәхәт. 

    Ишектән килеп керешкә кызны, автоматын асып РОВД бусага төбендә төн чыккан өлкән сержант егете Хәниф каршы алды. Аның янындагы өстәлгә иелеп нидер язып утырган икенче сержант башын күтәрмичә язуын белде.

    Хәниф, елмаеп  үрә каткан кыяфәт ясаган булып кызны сәләмләде:

    ––Исәнмесез Хәмдия Идрисовна!

    Егет, кыз белән бер яшьтә булсада субардинация саклап Идрисовнаны да кушты. Хәмдия майор, ә Хәниф өлкән сержант кына.

    ––Исәнме Хәниф! Ник исәнмесез генә дидең әле, башка вакыттта “ Хәерле иртә” дия идең бит.

    Хәниф бераз ерык авызын җыя төшеп, кызга җавап бирде:

    ––Кемгә хәерле, кемгә юк.

    ––Аңламадым!

    ––Менә минем тагын ярты сәгъаттән  сменам бетә. Постны тапшыру белән, тулай торагыма кайтам да, кроватка аякларымны сузып ятып йоклаячакмын, ике көн ял мине зарыгып көтеп тора.

    ––Ә миңа ник хәерле түгел дисең?

    Хәниф ерык авызын җыеп бетерде дә, бераз кашларын күтәрә төште:

    –– Төнлә белән Сафиуллин урамындагы киоскны чистарканнар.

    ––Шуннан, анысы миңа кагылмый бит, участковый белән оперлар эше.

    ––Нәрсә урлаганнар дип сорыйсың килмиме.

    ––Ну! Нәрсә урлаганнар, һаманда шул сурагат аракы дыр инде. Каракларны табыгыз зинһар дип гариза язмаячаклар алар. Чөнки су кушкан спирт өчен үзләрен үк җавапка тартачакбыз.

    Хәниф “ юк” дигәнне белдереп башын як- якка чайкап куйды:

    ––Юк шул аракы түгел.

    ––Нәрсә соң алайса?

    ––Егерме плитка шоколад бетте китте. Киоскның кечкенә тәрәзәсе бикләнми калган булган икән, шуны шудыртып ачканнар да, буй җиткән җирдән бар шоколадны сыпыртып алганнар.

    Хәмдия тирән сулыш  алып көрсенеп куйды.

    ––Бар икән  күрәселәр, каян табам инде мин ул ташбашны, качкан җирен гел үзгәртеп тора.

    Хәниф җавап урына бары тик иң өсләрен генә сикертеп  куйды.

    Хәмдия үтеп киткәч Хәниф янында язып утырган  сержант башын күтәреп егеткә эндәште:

    ––Тик тормас мишәр, нигә килә килешкә Хусаинованың кәефен боздың инде ә?

    ––Хуҗа янына кергәндә, анда ни көтәсен белеп керсен  дидем инде- елмаеп җавап бирде аңа Хәниф.

    ––Хәй аның янына белеп кердең ни дә, белмичә кердең ни-дип кулын селкеде дә Семён каршыдагы пыяла стеналы камерада бер үзе генә боегып утырган иргә шакып эндәште.

    ––Чык әйдә монда!

    Камерада боегып утырган ир, теләр теләмәс кенә ишеккә атаба атлады. Моны күзәтеп торган Хәниф көлеп җибәрде:

    ––Нәрсә ошап китте мәллә, чыгасың да бик килми ахырысы!

    Алар янына килеп баскан ир кулын сетәп куйды:

    ––Махмыр командир.

    ––Ярар хәзер моннан чыккач башыңны төзәтерсең-дип иргә эндәште Семён- Хатының тагын шикәят язмады сиңа, белмим нигә безне чакырта дыр алайса. Синдә эчә белмисең, атнасына бер-ике тапкыр  өеңдә тавыш куптармый калмыйсың, хатының безне чакырта аннары, үзе шикәят язмый. Туйдырып бетердең инде.

    –– Салып алгач характер начарланып китә шул командир.

    ––Син алайса салгач өеңә кайтма туры монда кил инде, барыбер бездә кунасың бит-дип шаяртуын дәвам итте Хәниф.

    ––Юк-дип башын чайкады ир–Үзегез дә безгә килә күрмәгез.

    ––Анысын безгә әйтмә хатыңа әйт, чакыртмасын!-дип иргә кулындагы кагәзенә кулын куйдырды да ишеккә таба төртеп күрсәтте Семён.- Бар әйдә бар күземә күренәсе булма башка.

    ––Тагын килегез!-дип ирне озатырга булды Хәнифтә.

    ––Килә, өч көн үтмәс кабат хатыны шалтыратачак. Үзе шикәят язмый без килгәч. Яза икән иренә хулиганлык өчен саллы гына штраф түлисе була бит, кесәдән акча чыгарасы килми бер дә.

    ––Ие шул, башны гына катырып йөриләр инде.

    ––Шушының белән булышкан арада әнә киоскны талап чыкканнар. Аннары халык әйтә инде, полиция ни караган дип. Белми бит ул менә шушы тилеләр белән вакыт узганын.

    ––Ярар әйдә, әнә иртәнге инструктаж  бетте, хәзер сиңа да, миңа да смена киләчәк!

    Үзенең кабинеты янында, таянып йөргән таягына башын салып утырган Халидә апаны коридор башыннан ук күреп алды Хәмдия. Халидә апа җитмешне тутырып килә, аягына көчкә генә басып атлап йөри. Тазалык начар булгач өйдә генә утырасы да, тик барып чыкмый шул. Халидә апаның юлы Хәмдия кабинетыннан бер дә өзелми. Кызның шык-шык итеп атлап килгән тавышына үз уйларына бирелеп утырган карчык сискәнеп китте, сискәнеп  китте дә күтәрелеп тавыш ишетелгән якка карады. Тавыш хуҗасы Хәмдия икәнен күреп алгач, Халидә апа урыныннан торырга ымсынды.

    ––Хәмдия Идрисовна?!-дип кызга эндәште карчык.

    Урыныннан торырга ымсынган карчыкны:

    ––Утыр-утыр урыныңда гына!-дип Хәмдия туктатты- Халидә апа, мин хәзер киңәшмәгә кереп чыгам аннары сөйләшербез. .

    Торырга ымсынган карчык, кире урынына төшеп утырды. Хәмдия тиз генә кабинетына кереп документларын алды аннары полиция идәрәсе җитәкчесенең кабинетына ашыкты.

    Кыз кабинетка килеп кергәндә, барлык бүлек җитәкчеләр дә  җыелган иде инде.

    ––Бик вакытлы килеп җиттегез Хәмдия Идрисовна!-дип аны идәрә җитәкчесе полковник Динар Салихов каршы алды- Сафиуллина урамындагы киоск турында фикер алышып утыра идек.

    ––Аның нәрсәсен фикер алышасың инде Динар Гараевич эзләргә кирәк-дип Хәмдия башкалар янына килеп утырды.

    ––Хе эзләргә кирәк! Тик менә кем эзләргә тиеш, шунысын ачыклыйсы иде-дип сүзгә кушылды уголовный розысык җитәкчесе.

    ––Кем булсын. Кемнең участыгында киоск шул участковый белән, оперлар инде.

    ––Нәрсә генә булмасын, тизрәк участковыйга ябышалар-дип сүзгә кушылып китте учатковыйлар бүлеге җитәкчесе.- Штат кыскарта торгач илле мең кешегә барлы юклы җиде участковый калды. Болары да әле ничек эшләп килә шаклар катмалы?  Көн юк-төн юк.  Йә җүнле башлы йокы, йә җүнле башлы ашау күргәннәре юк. Әле дә чыгып качмаганнарына рәхмәт диген. Җитмәсә икесен пенсиягә озатасы.

    ––Ник алар урынына ике стажёр алдык бит. Өйрәт!-дип сүзгә кушылды Салихов.

    ––Кемне?-дип кыза төште участковый идәрәсе җитәкчесе- Институт бетерүгә солдатка алалар дип качып полициягә кергән ул ике молокосостан нинди участковый чыксын ди. Армиядән курыккан егет, җинәятчедән дә куркачак. Алар өчен мин аларны тотып йөримме инде хәзер?

    ––Ярар Шамил кызма инде-дип җавап бирде Салихов- Хәзер материал шундый. Солдатта булган егетләр аз. Хезмәт итеп кайтканнары да безгә эшкә керергә бик ашкынып тормыйлар.

    ––Нишләсеннәр алар монда?! Туксанынчы ел түгел, эшлим  дигән кешегә баребер эше табыла. Элек алай түгел иде. 

    ––Шамил булды җитте дидем бит инде, әйдәгез эш турында сөйләшергә вакыт- дип Салихов, хезмәттәшләрен кабат үз буразналарына кайтарырга кирәк дип тапты- Киоскны болайда аңлашыла кем чистарткан икәне. Олы кеше булса шоколод түгел, хич югы тәмәкесен алган булыр иде, ә монда бары тик егерме плитка шоколод кына алганнар.

    ––Хасановның эше инде, бәхәсләшеп вакыт уздырмыйк, кабат балалар йортыннан качкан ташбаш малай, әбисе минем кабинет янында  көтеп утыра, иртәдән үк килеп җиткән-дип нокта куйды барысы өчендә Хәмдия.- Хасанов шоколад өчен җанын бирергә әзер, качкан саен киоскларны баса, урлаганы кабат шул шоколад. Качкач өенә кайтмый, белә кабат балалар йортына озатачакларын. Бер карасаң акыллы гына малай инде, тик менә тәрбиячеләр кулында бер дә каласы килми. Бу елын гына да икенче тапкыр качуы. Җинәят эше кузгатып булмый, унике генә яшь. Ундүрт булса калониягә озатыр идең дә. Әй баребер кызганыч ул малайны, алай итәсе килми. Әтисе белән әнисе Хасановны әбисе кулына ташлап сукбайлыкка чыгып киткәннәр. Эзләп карадык тапмадык. Ул сукбайларның гомере шул биш елдан артмый. Әллә кайчан исән түгелдер инде алар. Әбисе рөхсәте белән балалар йортына биргән идектә, тормый ул анда, җай чыгу белән чыгада кача. Әбисе аны карый алмый, үзе дә көчкә селкенеп кенә йөри карчык. Менә кайда качып ята ул ташбаш хәзер? Ходай гына белә!

    ––Ну миннән ярдәм бераз булыр бәлки Идрисовна-диде кызга борылып Шамил.

     –– Ниндиерәк инде?

    ––Сентябрь ахыры, дачниклар уңышларын җыеп, дачаларындагы базларга тутырып куйдылар.

    ––Аңлашылды, дачаларны кабат чистартып йөри башлаганнар.

    ––Бик тә дөрес әйтәсез Идрисовна. Шуңа  рейд ясап каракларны бераз куркытып алырга иде исәп. Җиде участковый белән барлык урамнарны каплап бетереп булмый, кыскасы  сездән бер кеше.

    ––Яхшы фикер бу!-дип аның сүзен җөпләп куйды Динар Гараевичта, -Кыш уртасына чаклы бер ике тапкыр андый рейдлар үткәрми булмас, караклар күреп торсыннар эшләгәнне. Алайса андагы исерек каравылчыларыннан бер ниди дә файда юк.

    ––Дача каракларын утыртып бетерсәк, базарда кишер белән бәрәңгенең бәясе күтәрелмәс микән соң-дип авызын ерды уголовный розысык җитәкчесе Салават Мөхтарович.

    ––Ярар инде Салават, бер яртмыйм шулай сәхнә юмористы кебек сөйләнеп утыруңны.

    – Һаман җитди генә сөйләшү дә туйдыра  Динар Гараевич.

    ––Син юморист, машина каракларын кайчан каршыма китереп бастырасың шунсын әйт миңа башта? Алты машина юкка чыкты, управлениядән көн саен кайчан табасың дип,  җанымны алалар.

    ––Иртәгә сез эшкә килешкә барсыда монда булыр. Кемнәр икәнен ачыкладык, хәзер берсен кулга алсак, калганнары качып бетәчәкләр. Менә бүген урлап машина саткан акчаларына рәхәтләнеп эчсеннәр, ә иртәгә махмырдан тора алмаган бахырларны, иртәнге алтыда өйләреннән җылы юрганнары астыннан җыеп чыгарбыз. 

    ––Ярар управиениягә шулай дим алайса?!

    ––Әйтегез!

    ––Туктагыз әле! Рейд дип? Минем участковыйлар белән чыгарырга кешем юк-дип сүзгә кысылды Хәмдия- Марсель абый Әлмәткә китте, Коморовны алып кайтырга, Рәсәй буенча эзләргә биргән идек аны хәтерләсәгез.

    ––Ие алементтан качып йөри. Әлмәттә эләккән мени.

    ––Ие, исрек килеш патруль кулына килеп кергән.

    ––Ярар бик яхшы.

    ––Бер кызыбыз укуда-дип дәвам итте Хәмдия-  Ә Перелыгина мәктәпләр белән эшли, укулар башланды, конрольдә тотмый булмый.

    ––Алайса үзеңә чыгарга туры килер-диде Шамиль- Аңлагыз инде миңа иртәгә мөмкин кадәр күберәк кеше кирәк. Охрана, белән ППС тан кеше булыр диделәр. Җитми баребер.

    ––Ярар, башка чара булмагач үземә кала инде.

    ––Мин сине егет кеше белән бергә куярмын Хәмдия-дип авызын ерды Шамил.

    ––Тәк булды җитте, эштә эш турында гына сөйләшәбез! Кичке алтыда барыгызны кабат монда көтеп калам- дип Салихов киңәшмәне таркатып ташлады.

     

    ––Хәмдия Идрисовна, каян гына табарсыз икән инде ул ташбашны?-дип Хәмдиягә ияреп кабинетка кергән  Халидә апа кызга эндәште- Качкан, тагын качкан имансыз малай. И-и-и тазалыгым булса үзем генә булсада тәрбияләп аякка бастырган булыр идем дә мин аны. Булмый шул көчкә атлап йөрим. Янымнан җибәрәсем килми, тик ни  хәл кылыйм соң-дип уфтанып куйды әби.

    ––Эзлисе була инде Халидә апа. Кая качып ята торгандыр, ярар да безнең район тирәсендә генә булса, шәһәр буйлап эзлисе булмагае.

    Әби кеше юк дип башын чайкап куйды:

    ––Юк еракка китми ул, минем тирәдә бөтерелә, әбисен сагына, ерактан гына мине дә күзәтә торгандыр-Халидә апа күзләрен сөртеп алды- Сагынса да кайтмый инде баребер, белә кабаттан балар йортына озатачакларын. Ии-и, тукта булсын башкаларның балаларыннан калышмасын дип, кыз үстергән булдым, ничә еллар буе ике эштә эшләдем бит. Өс -башы матур булсын, кимсенмәсен янәсе. Шулай тырыша торгач ике бүлмәле фатир да алдым. Ә ул. Мин күзәтеп тормагач әллә нинди сукбайны яратам дип өйгә алып кайтты. Аннары шуңа ияреп эчәргә өйрәнде  (сүз Хасановның әнисе турында).

    ––Юк инде Халидә апа, аңа ияргәнче үк кызың аракы белән шаяра иде инде. Бездә учётта да торды. Аннары пионер лагерында  иптәшләренең акчаларын урлап йөрде. Күрмәгәнне күрсәтте ул Самирагыз безгә.

    ––Соң, кызым тукта булсын дип көне-төне эшләдем бит, карап бетерә алмадым шул.

    ––Ярар хәзер акланып нишлисең кызың юкка чыкты, кичерегез исәнме юкмы икән инде ул. Менә Русланың анасы артыннан иярә күрмәсен дип куркам мин.

    ––Аллага тапшырдык инде кызым.

    ––Аллга тапшырмыйсыз шул, безгә киләсез эш узгач, балалар тайгак юлга кереп киткәч. Тәрбияләгез янәсе. Унике ел эшләп, тимер рәшәткәле камераның берәрсен тәрбияләгәнен күргәнем юк әле минем.  Полиция пионерлар лагеры түгел. Әнә Сафиуллин урамындагы киоскны чистарткан Руслан.

    ––Шоколод тыр инде тагын?!

    ––Шоколод, әлегә шоколод,  ә алга таба нәрсә булыр билгесез, бу тәрбиячеләрен дә әйтер идем, нәрсә карыйлар дыр, чыга да кача табаш малай. Ун дүрт яшье тулса караклык өчен колониягә озатачаклар бит аны. 

    ––Уф Хәмдия Идрисовна, карт кеше бит инде мин, пычаксыз суясың.

    ––Мин сезгә Халидә апа чын хакыйкат турында сөйлим, барын да күрдем инде. Сөйләсәм романнар язарлык язмышлар үтте кулымнан.

    Карчык үрелеп кызның кулларын тотып алды.

    ––Хәмдия кызым, зинһар өчен таба күр, хараплар гына булуы бар.

    ––Ну, Руслан алай тиз генә харап була торган малай түгел дип беләм. Бер тапкыр Яңа ел артыннан тәрбиячеләрнең күбесе ялда вакытта качкан иде бит ул. Егерме градустан ким булмаган салкыннар. Ял күрми өшеп үлә күрмәсен дип ике атна эзләдем. Тапкач исем китте. Башында кепка, өстендә сәләмә куртка. Аякта ярылып беткән кросовки. Бер җире дә өшемәгән үзенең, ташбаш-дисәңдә ташбаш инде ул синең.

    ––Кызым таба күр инде тагын-дип еларга җитешеп әби кеше Хәмдиягә эндәште.

    ––Тапмый нишлик эшебез шул. Бер Хасановны гына эзләмибез, сезнекенә охшаган гайләләр җитәрлек районда.

     

    Карчык чыгып киткәч Хәмдия сейфтан документларын тартып чыгарды да караштыра башлады. Балалар белән эшләү бик четерекле эш. Эшли башлаган вакытларында кайчак ни кылырга белми елаган вакытлары да булгалады Хәмдиянең. Әйе менә аның каршында әле тормыш сукмагыннан атлый гына башлаган, ләкин шулай булсада инде җимерелергә өлгергән язмышлар. Гади халык боларның берсендә күрми. Әйе халык чын нигезендә сукыр, чукрак, җансыз курчак кебек яши. Күршесендә генә исерек килеш баласын кыйнаган ата-аналарның кулларына сукмый. Алай гына түгел. Кайчак шул үк күршеләре махмырдан җафалаганда берәр яртылык акчасын тоттыра. Ә ахыры ничек бетә?! Аркы пары белән мие томаланган ата- ана. Бер гөнаһсызга баласын кыйнап ташлый. Алай бик изге буласы килгәч нигә соң, шул күрешесендә ачлыктан интеккән балага ичмасам каткан ипи кисәгендә кертеп бирми соң, каткан ипи кызганыч, ә аракы юк мени?  Аннары бала шундый тормышка түзә алмыйча өеннән  чыгып кача. Урамнар буйлап хәер сорашып йөри. Подвалларда, җылылык колекторларында төн куна. Алай гына да түгел үзләренә күрә бер балалар бандалары хасил итәләр. Ә өлкәннәрдән бер кайчанда җылылы, якты чырай күрмәгән балалар, олыларны да кызганмыйлар. Хәтәр-бик хәтәр була  балалар бандасы  кулларына килеп керсәң исән ычкынуың икеле. Нирләр генә юк бу дөньяда, унбер яшьлек кенә булсаларда фәхешлек белән акча эшләргә омтылган малайлар-кызлар. Өйләрендә беркайчанда якты дөнья күрә алмыйча бикләнеп яшәгәннәре. Ата- ана игьтибары булмаган,  шәһәр бетереп кызык эзләп йөргән үсмерләр. Менә  алар күпме монда. Кызның өстәле өстендә күпме язмышлар өелеп ята. 

    Менә бу Хасанов Руслан дигән малайны гына алыйк . Торырга ике бүлмәле фатыйры бар, пособие килеп тора, ач булмас иде малай. Аннары әбисенең пенсиясе тагын. Ә менә ул малайны тәрбияләп үстерергә кешесе юк. Шуңа күрә тоткан саен кабат балалар йортына озата бара аны Хәмдия, әйе опёка хезмәткәрләре шулай тиеш таптылар. Димәк алар уйлаганча малай өчен шулай яхшырак булып чыга. Ә менә малайның фикере берәүне дә кызыксындырмый. Тик менә шушы кечкенә кеше үзе дә шәһес дип атала бит инде. Аның да үз фикерен әйтергә хокукы бар, аның да хыялланасы, үзенең кечкенә тормышына алга таба планнар корып яшисе килә. Шуңа күрә чыга да кача балалар йортыннан, качкач әбисе торган йорттан ерак китми. Якын тирәдә генә бөтерелә. Дөресен әйтә Халидә апа, сагынуына чыдый алмый малай. Ичмасам бер күзем белән генә булсада күреп калыйм дип, качып әбисенең урамга чыкканын көтә Руслан.

    Хәмдия малайны кулына эләктерсә көнендә үк балалар йортына озатмый, башта үзләренең фатыйрына алып кайтып юындыра, чәчен алдырта, өс башын рәтли. Нигә шулай эшли үзе дә аңламый кыз. Бәлки әлегә әни булу бәхете тәтемәгәннән ана булу инстинкт тотып кала алмый. Венера апа белән Идрис абыйда оныклары кебек каршы алалар Русланны. Өстәл артына утыртып нинди генә тәм томнар белән сыйлап бетермиләр үзен. Ә бер чак шулай Идрис абый кызына әйтмичә генә малайны балыкка алып барган. Кире озатачакларын белсәдә Руслан качып китмәгән. Көне буе Идрис абыйсы белән балык тоткан. Белеп алгач тузынды  да соң Хәдимя. Качкан булса кабат эзлисе була иде бит. Юк ни гаҗәп малай качмаган. Малайны үзенә алып кайткач Хәмдия Халидә апага шалтырата, бу закон бенча да шулай каралган, баланың якын туганы, аның кайда икәнен хәр вакыт белеп торырга тиеш. Халидә апа ишектән килеп керүгә оныгы әбисенең кочагына атыла. Елаша- елаша күрешләләр онык белән әби. Шундый зур җир шарында алар бары тик икесе генә якын туганнар. Ни аяныч бу хакыйкәт. Бер –бересен якын иткән ике җан аерым яшәргә мәҗбүр ителгән.

    Хәмдия Хасановның делосын читкә алып куйды да, Комаровларның эшен караштыра башлады. 

    Коморав Никита, хатыны белән ике баласын урамага куып чыгара. Ни өчен эшли ул моны, төрлечә юрап була, бәлки сөяркәсе шулай котырта, аннары ул сөяркәсе белән тора алмый, бәлки әнисе яки туганнары шулай эшләргә куша. Ир сәбәбен үзе әйтми. Хатыны Светлана күрсәтмәсе буенча, Коморов кич белән квартирасына яхшы гына салып кайта да. Хатынына биш минут эчендә ике баланы да алып чыгып китәргә куша. Тыңламаса хатынына балаларына кул күтәрү белән яный. Курыккан хатын ике кызын җитәкләп туган авылына әти-әнисе йортына кайтып егылырга мәҗбүр  була. Әти -әнисе исән түгел Светлананың, ягылмаган шыр суык, күптән каралмаган  буш йортта ничек кабаттан тормышын башлап җибәрә алгандыр. Хәр-хәлдә җиңелдән булмагандыр. Шуңа күрә инде бишь ел буе алементтан качып йөргән ирен эзләргә үтенеп полициягә гариза язды Света. Балиг булмаган ике кызы Хәмдия эшләгән районда пропискада тора. Шуңа күрә Коморовлар эше аңа да кагыла. Менә асыл кош исерек хәлдә Әлмәттә  патруль кулына килеп кергән икән.

    ––Ну иптәш Коморов-дип сөйләнеп алды кыз- Биш еллык алемент шактый сумма  җыелган. Аннары реелторлар аркылы кешегә түләп торырга бирелгән квартира акчасы, проценты саллы гына чыгар. Шуларга өстәп  хатың квартираңны сатып үзе һәм ике баласы өчен тиешле акчасын сорар. Аннары бер елга иректән мәхрүм ителү яный тагын. Эшләр шәптән түгел синең Коморов хай бер дә шәптән түгел. Язмыштан берәүнең дә кача алганы юк әле моңарчы.

     Кинәт кабинет ишеген сак кына шакыдылар да, шуның артыннан ишекне ачып олы яшьтәге полиция капитаны Салихов Марсель абый килеп керде.

    ––Рөхсәтме, Хәмдия Идрисовна?

    ––Абау Марсель абый сез Әлмәттә түгел мени?!

    ––Юк Хәмдия Идрисовна. Әлмәтләр үзләре безнең күрше районга бер кешене алырга киләләр икән. Телефоннан сөйләшкәндә Коморовны юл уңае үзебез алып киләбез диделәр.

    Хәмдия елмаеп куйды:

    ––Шпионнар киносындагы кебек сез. Тагын нинди яңалык бар.

    ––Коморов белән эш бик җиңел түгел.

    ––Ник?

    ––Аны озакламый китереп җиткерәчәкләр, тик без аны камерага ябып куя алмаячакбыз.

    ––Нигә?

    ––Коморовның кулга алынуына кырык сигез сәгать үткән, ә алементтан качып йөргәне өчен һаман да җинәят эше кузгатылмаган. 

    ––Ә нәрсә комачаулый, ул бит алементтан качып йөргән тагын нәрсә кирәк?

    ––Шулай да, тик җинәят эшен әзерләп бетерү өчен хатыны Коморова Светлананың аңлатмасы кирәк.

    ––Соң чакыртыгыз.

    ––Шалтыраттым Коморовага, иртәгә иртүк авылдан килеп җитәрмен диде.

    ––Тик без бит иртәгә кадәр түгел, закон буенча бер минутта тоткарлый алмыйбыз башка, тиешле вакыты узган бит инде. Димәк шәһәрдән чыгып китмәскә дип кул куйдырырга да чыгарып җибәрергә туры киләчәк.

    ––Соң инде, Хәмдия Идрисовна сез белмәгән кешедәй кыланмагыз зинһар. Әйе  чыгарабыз дисәң теләсә нинди документка кул куячак ул шулаймы?!

    ––Анысы шулай, кулын куячакта шул хуттан  шәһәрдән дә чыгып таячак. Эзлә аны кабат Рәсәй бетереп. Нишлибез инде хәзер?  Закон нигезендә, җинәяте әле ачыкланмаган кешене камерада тота алмыйбыз бит.

    ––Рөхсәт итсәгез?!

    ––Нәрсә! Тагын номер чыгарырга исәпме Марсель абый!

    ––Юк  сез нәрсә, кечкенә генә уен инде.

    ––Ярар, тырышып карагыз алайса, тик нормадан читкә китмәскә иптәш капитан, закон бозу турында сүз дә булырга тиеш түгел.

    ––Юк-юк сез нәрсә Хәмдия Идрисовна, барысы да закон кысаларында булачак.

         Коморовны районның РОВД  бүлегендәге пыяла камерага кертеп утырканда, анда гражданка киеменнән Хәниф утыра иде инде. Коморов як ягына каранып алды да камераның икенче бер почмагына барып утырды. Эшләр начар якка киткәнен чамалаган ирнең кәефе бөтенләй юк. Шуңа күрә Хәниф белән дә бер сүз дә алышасы килмәде аның.

    Шуны гына көтеп торгандай, кинәт дежурный  каршына усал кыяфәт белән Марсель абый килеп басты. Килеп басты да дежурный лейтенантны утлы табага бастырырга тотынды

    ––Бардак, бөтен җирдә бардак синең лейтенант!-дип ачуланып эндәште дежурныйга капитан Салихов- Лейтенант син нәрсә беренче көннен эшләгән кебек кыланасың ә? Бер документының рәте башы юк, ниләр генә эшләп утырасың син монда ә? Эшлисең килми икән бар кайтта кит, кара син боларны бераз караштырып тормасаң бөтенләй ялкауга чыгып бетәсегез икән бит.

    Дежурный йөзенә үзен гаепле сизгән кебек кыяфәт чыгарып:

    ––Гафу итегез иптәш капитан, без хәзер барысында тәртипкә китерәчәкбез, башка алай кабатланмас-дип Марсель абыйга җавап бирде.

    ––Мин бу сүзне көн саен ишетәм сездән Луканов, и көн саен бардак ясап кына торасың, чәчләремне агартып бетерәсең бит инде.

    ––Гафу итегез, өлгермәдек.

    ––Өлгермәгән имеш, тикшерү килеп төшсә өлгерер барсына, сиңа да миңа да. Ә камераларыңда ничек тәртипме?

    ––Тәртип иптәш капитан!

    Марсель абый шулай дулаган килеш Коморов белән Хәниф утырган камера ишеген барып ачты.

    ––Хәзер карарбыз тәртип микән, син кил әле монда-дип башта Хәнифне үзенә таба чакырды капитан.

    Хәниф урыныннан торып, мескен кыяфәт ясап капитан каршына килеп басты.

    ––Фамилияң?

    ––Касыймов.

    ––Кем!

    ––Касыймов-дип тавышын күтәреберәк эндәште Хәниф.

    ––Нәрсә өчен алып килделәр сине монда?

    ––Бер ел алемент түләмәгән өчен.

    ––Алай икән хатының килеп аңлатма яздымы соң?

    ––Юк, белмим.

    ––Нәрсә белмисең.

    ––Мин хатынны күрмәдем.

    Марсель абый борылып Лукановка эндәште

    ––Хатыны килдеме аның?

    ––Юк иптәш капитан.

    ––Соң хатыны килмәгәч нигә законсыз рәвештә монда утыртасыз аны, бар чыгып кит моннан-дип Хәнифне ишеккә таба куды капитан.

    ––Миңа китсәм ярый мени итпәш капитан?-дип сораган булды Хәниф.

    ––РОВД начальнигы әйткәч  ярый, бар чыгып кит моннан!

    Хәнифне ай күрде кояш алды камерадан чыгып та китте.

    ––Син кем?-дип, бу юлы капитан Коморовка эндәште.

    ––Коморов!

    ––Нәрсә өчен тоткарладылар инде сине?

    ––Алемент түләмәгән өчен.

    ––Хатының мондамы?

    ––Юк.

    ––Бар чыгып кит моннан!

    Коморов полиция  идәрәсеннән килеп чыгышка аны Хәниф каршы алды.

    ––Нәрсә сине дә чыгарып җибәрделәр мени?

    ––Шулай җиңел котылганга үзем дә ышанмый торам әле-дип җвап бирде аңа Коморов.

    ––Нәрсә дип бәйләнгәннәр иде соң?

    ––Минем хәлләр синеке кебек брат, шул алемент өчен инде.

    ––Узынды  хәзер хатыннар, рәхәтләнеп ирләрне савып ятасылары , менә тотсыннар учлап. РОВД начальнигы акыллы кеше икән. Гаеп тага алмагач чыгарып җибәрде.

    ––Ул яктан ярады үзе. Мин инде квартира белән күңелемнән генә хушлашкан идем.

    ––Бәлки “ Бистрога” кереп котылганны юарбыз ә? Бу фикер ничегерәк?

    ––Юсаң ярар иде дә, минем акча ягы начар шул Әлмәткә кайтырлык кына бар.

    ––Әйдә борчылма минем чама бар -дип Хәниф Коморовны “ Бистрога” таба әйдәкләп алып китте.

    Кичке якта өенә кайтырга чыккан Марсель абый пыяла камера яныннан узып бара иде, камераның пыяла стенасын шакып аңа Коморов эндәште, ир хәйран гына исерек иде.

    ––Иптәш начальник!

    ––Нәрсә!  Нишлисең син монда кабат?-дип Коморовтан сорады каптитан.

    ––Менә кабат алып килеп яптылар.

    ––Нәрсә өчен?

    ––Исерек килеш урамда йөргән өчен.

    ––Ну нәрсә эшләтәбез диләр инде хәзер сине?

    ––Өч  суткага административ рәвештә утыртабыз диделәр.

    ––Өч сутка димәк?

    ––Әйе өч сутка.

    ––Өч сутка менә моннан җитә-дип капитан муен астына ышкып күрәтте дә-эчеп йөрмә, алай ярамый!-дип РОВД дан чыгып китте. 

    Бина эченнән чыгуга кәрәзле телефонын алып номер җыйды капитан.

    ––Әйе Хәмдия Идрисовна мин идем бу. Безнең егет урамда эчеп йөргән өчен, өч суткага кереп утырды. Ие мин дә шулай дим, өч сутка бик җиткән инде безгә. Ярар сау булыгыз.

    Бүген өйгә вакытында кайтырмын ахыры дип уйлаган Хәмдия ялгышты. Кабат вакытында квартирасына кайтып керә алмады.  Балалар йортыннан качкан Хасанов турындагы мәгълүматны дежурный аркылы барлык постларга да җиткергәч кайтырга дип кузгалган гына иде, кәрәзле телефоны шалтырарга тотынды.

    ––Әйе Хусаинова тыңлый!-дип эндәште кыз телефонынын колагына китереп– Әйе Алинә сеңлем мин инде, мин,  нәрсә булды? 

    Аннары бераз бераз тыңлап торды:

    ––Тәк менә нәрсә сеңлем, хәзер үзеңнең бүлмә ишеген бикләп куй да берәүнедә кертимичә  утыр шунда, мин озак тормый килеп җитәрмен-дип кире борылып РОВД эченә кереп китте Хәмдия.

    Атыла бәрелә ишектән керә -керешкә кыз Шамилгә килеп бәрелде.

    ––Сагырак инде Хәмдия, имгәтәсең бит.- Шамил кызны тотып алды.

    ––Шамил миңа участковый кирәк хәзер үк.

    ––Нигә шулай ашыгыч, участковыйлар бар җиргә дә кирәк, бәлки соңарак Идрисовна, минем буш кешем юк хәзер генә.

    Хәмдия юк дип башын селкеде:

    ––Мусина шалтыратты, әнисе кабат ике исерек ир алып кайткан. Кухняда эчеп утырганнар башта, аннары әнисе исереп егылган. Ике исерек   минем бүлмәгә кермәкче булалар ди Мусина. Коты чыккан аның, елап беткән инде.

    ––Уф җанымлар гына икән инде, соң берәр  сержантны ал да чаптыр инде шунда.

    ––Шамил!  Участковыйсыз кеше йортына мин керә алмыйм бит үзең беләсең.

    ––Беләм лә инде. Үземә синең белән бармый хәл юк, әйтәм бит калганнар берседә буш түгел. 

    ––Экипаж чакыртыйкмы?

    ––Әй алар кайчан килеп җитә әле, әйдә минем машина белән генә барабыз, исерекләр белән экипажсыз да сөйләшә беләбез.  -дип Шамил Хәмдияне машинасына таба алып китте.

    Мусина Алинә, ике бүлмәле фатыйрда әнисе белән генә яши. Әнисе аракы белән бик дус. Кем  аракы салып бирә шуны фатыйрына алып кайта хатын, үзе бер җирдә дә эшләми. Кызы кызганыч. Ун яшеннән бирле Алинә газап эчендә үсте. Фатыйрда бер кәлимә ризык булмасада буш шешәләр аяк астында хәтсез аунап яттылар гел. Менә шул әнисеннән бушаган шешәләрне тапшырып җан саклап үсте Алинә. Унберенчене көчкә укып бетерә алды. Җиткән кыз булсада, чыгарылыш кичәсенә киеп барырга матур күлмәге булмаганлыктан ул көнне өендә утырып калды. Укыган вакытын да калассташлары да кыздан читләштеләр. Иске киемнәреннән тәмәке исе аңкып торган кыз белән берәүдә бер парта артында утырырга теләмәде. Менә хәзер җиткән кызга әнисе ияртеп кайткан исерекләр бәйләнә башлаган. Хараплар итеп кенә ташламагайлары иде кызны.

    Мусиналар фатыйрына күтәрелгәч, фатыйр ишеге бикләнмәгәне ачыкланды.

    Иң беренче итеп керергә омтылган Хәмдияне читкә этәреп Шамил квартира эченә атлады. 

    Әйе моны фатыйр дип әйтсәң исең китәр, идәненен Алинә чиста тотарга тырышса да, стеналарындагы иске обойлар ертылып беткән, коридорда зәңгәр томан булып тәмәке төтене асылынып тора. Бар җирдән дә әллә нинди костыргыч сасы ис аңып тора. 

    Зәңгәр томан арасыннан аларның күзенә бүлмә ишеген ватып азапланган ике ир күренде. Эшләре бик кызу, артларына килеп баскан  эчке эшләр хезмәткәрләрен сизмәделәр дә.

    ––Егетләр эшегездән бүленсәгез начар булмас иде-дип Шамил үзен тыныч тотарга тырышып исерекләргә әндәште.

    Ике ир дә туктап артларына борылып карадылар.

    ––Бля менты!-дип мыгырданып алды берсе.

    ––Әй сезгә кеше фатыйрына басып керергә кем рөхсәт бирде? –дип җикеренеп, аларны куркытырга уйлады икенчесе.

    ––Ә сез шушы фатыйрның хуҗасымы?

    ––Юк, мин кунак, белдеңме!

    ––Кунак булгач тыйнак бул, нигә бүлмә ишеген ватасың алайса?

    ––Анда минем кәләшем кереп качты-дип җаваптан котылырга уйлады икенче ир.

    ––Ә бүлмә ишеген ватарга  фатыйр хуҗасы рөхсәт бирдеме соң?

    ––Бирде билгеле.

    ––Үзен күреп булмас микән, кайда  ул хәзер?

    ––Кухняда.

    Шамил икенче ирнең якасыннан тотып алып  кухняга таба этеп җибәрде:

    ––Әйдә алайса кухняга.

    Беренче ир моннан файдаланып стенага аркасы белән шуышып качмакчы иде, аны Хәмдия тотып алды.

    ––Кая шулай ашыгасыз.

    ––Мин бер нәрсәдә белмим. Кемнәр  шулай итеп әйбер ваталар икән дип карарга гына кергән идем.

    ––Ачыкларбыз-дип Хәмдия беренче ирне дә кухняга таба этеп җибәрде.

    Кухня эче хайван сараеннан бердә ким түгел. Раковина, газ плитәсе өстендә шакшыга баткан савыт саба өелеп тора. Кухня өстәле катып беткән ипи кисәге, балык койрыклары, тәмәке төпчеге, буш шешәләр белән тулган. Шул шакшылык өстенә башын салып исерек хатын йоклап ята.

    ––Күрәм фатыйр хуҗасы актан-карадан сүз әйтерлек түгел.

    ––Командир арыган ул.

    ––Ие күреп торам ничегерәк арыган икәнен.

    ––Ә сез әнисе белән барып чыкмагач, кызга ябышырга уйладыгыз шулаймы?! Ә бу 131  нче сатья. Андыйларны зонада беләсезме нишләтәләр?

    Үзләрен батыр тотарга тырышкан ике исерек ир дә кисәк шиңеп төштеләр.

    ––Командир без бит шаярып кына.

    ––Соң билгеле шаярып кына, менә хәзер экипаж килеп җитәчәк. Тагын бераз шаярып алырбыз егетләр.

    Шамил борылып Хәмдиягә эндәште.

    ––Хәмдия бар кыз ничек икән анда кара. Болар өчен борчылма. Минем кулга килеп кергәч бер кая да китә алмыйлар алар. Син үз эшеңне кара инде. Экипаж килгәч боларны да, бу исерек хатынны да отделга алып китәчәкмен.

    Исерекләрнең аракы белән томаланган миләренә ниһәят барып җитте. Яхшы гына килеп каптылар. 

    ––Командир салган баштан гына бит-дип акланмакчы булдылар икәүләшеп.

    ––Соң мин дә сезне аек димим бит, Билгеле исерек инде сез. Менә бүген отделдагы камерада төн чыгарсыз җаныйларым. Иртәгә айныгач бик яхшылап сөйләшермен сезнең белән.

    Хәмдия барып яртылаш ватык ишекне шакыды.

    ––Алинә сеңлем син мондамы?

    Бүлмә эченнән калтыранган тавыш иштелде:

    ––Монда Хәмдия апа.

    ––Әйдә чык монда сеңлем.

    Ватык ишек белән икәүләшеп азаплана торгач ниһәят кыз коридорга чыга алды.

    Өстенә юа-юа нинди төс икәнендә аерып булмас хәлгә килгән күлмәк кигән, чандыр тәнле кыз каршына чыгып баскач, Хәмдиянең җаны тетрәнеп китте. Их син якты дөнья нинди генә язмышлар юк синдә?!

    ––Курыктыңмы?

    ––Бик каты курыктым Хәмдия апа, сез килеп җитмәгән булсагыз тәрәзәдән урамга сикерәсе идем.

    ––Ярар курыкма алар бер нидә эшли алмыйлар инде хәзер синең белән. Укырга керә алдыңмы быел.

    Кыз оялып аяк очларына карады:

    ––Өстемдә бары бер күлмәк, ничек итеп укырга керим ди инде мин. Урамга чыгарга оялам хәтта.

    ––Урамга чыгарга оялсаң да сине монда башка калдыра алмыйм инде сеңлем. Әйдә документларыңны ал да минем белән  китәсең.

    ––Кая алып бармакчы буласыз сез мине Хәмдия Идрисовна?

    ––Курыкма отделга түгел -диде  Хәмдия.Фатыйрга килеп кергән ике полиция сержантына юл биреп- Кухняда-дип юл күрсәтергә кирәк тапты ахырыдан.

    Ике сержанта аңладык дигәнне белдереп башларын селкеделәр дә кухняга кереп киттеләр.

    Алинә кабат бүлмәсенә кереп документларын алып чыккач, Хәмдия кухняга таба карап кычкырды:

    ––Шамил без киттек.

    ––Барыгыз сана-дип җавап бирде аңа Шамил- Тик Идрисовна машина белән илтә алмам сезне, менә бу исерек хатынны алып кайтасы була, фу-у-у-у сасылыклары. Машинаны кабат эчен- тышын яхшылап юасы була.

    ––Динар Гаревичтан шампунь өчен акчасын сора-дип шаярып җавап бирде аңа кыз.

    ––Хе бирер ник бирмәсен, куып җитсә тагын өстәр әле -дип шулай ук шаярып бирде аңа Шамил.

    Чандыр гәүдәле кыз белән өенә кайтып кергәндә Хәмдиянең әти-әнисе йокламаганнар иде әле.

    ––Шөкер бүген таңга кәдәр йөрмәдең-дип ишектән үк каршы алды аларны Венера апа.

    ––Ярар әнисе яшь кызлар кебек егетләр артыннан чапмый бит-дип сүзгә кушылды Идрис абыйда.

    ––Егетләр артыннан чапса куаныр гына идем әле.

    ––Әти-әни бу Алинә исемле кыз берәр көн бездә кунар-дип аларның көндәлек тасмаларын бүлдерде Хәмдия.

    ––Эшеңне өйгә дә алып кайттың мени-дип баштан аяк Алинәне күзәтеп чыкты Венера апа.

    Әби кешенең кызганулы карашын тотып алган Алинә:

    ––Хәмдия Идрисовна мин бәлки төн кунарга башка җир табармын, аннары фатыйр да әниләрне алып киткәч буш калды бит-диде.

    ––Бер каяда бармыйсың-дип кистереп җавап бирде аңа Хәмдия-Сиңа унсигез яшь туларга ярты ел бар әле. Шулай булгач син мине тыңларга тиеш.

    ––Юк төн ката кая барасың инде кызым-дип Алинәне юатырга карар кылды Венера апа да.-Монда кунарсың, тик-әби кеше бераз тартынып торды да-Башта ваннага кереп юынып чыгарсың-дип өстәүне кирәк дип тапты.

    Алинә әби кешенең сүзләреннән соң көзгегә карап үз-үзен күзәтеп чыктты да, кабат оялып кызарып чыкты.

    Венера апа моны күрмәмешкә салышты, Алинәнең кулыннан җитәкләп үк алды.

    ––Әйдә әле кызым минем белән-дип ваннага ук алып кереп тә китте.

    Бераз ваннада кыз белән булышкач Венера апа аннан, кулына кара пакет тотып килеп чыкты. Пакет эчендә Алинәнең киемнәре иде.

    ––Атасы мә тот-дип Венера апа пакетны Идрис абыйга сузды.

    ––Нишләтәсе моны-дип аптырап сорады пакетны кулына алгач Идрис абый.

    ––Нишләтәсе? Мусыркага чыгарып ат, бер минутта өйдә тотасы булма.

    ––Ә, ничек?-дип Идрис абый бераз ачыклык кертмәкче иде.

    ––Анда синең эшең булмасын-дип кырт кисте аны әби кеше- Ир башың белән хатын-кыз ыштанын тикшереп торасың юк, Бар әйдә тизерәк мусыркага алып чыгып ыргыт боларны-дип кабат бабасын кызулатты әбисе.

    ––Кызым анда плитә өстендә аш бар, кайнарлата тор-дип Венера апа кабат ваннага кереп китте.

    Алинәне көйли-көйли әби кеше озак юындырды. Ахырысы күптән мунча күрмәгән тәнененең җиде кат тиресен кырып төшерде.

    Ниһәят кыз да, әби кешедә ваннадан чыктылар, юынып чистарынып алган Алинә өстенә Венера апа үзенең халатын кидергән иде.

    ––Әйдә кызым ашап алабыз-дип кухняга алып кереп өстәл артына утыртты.

    Күптән җылы ризык күрмәгән яшь организымын  тотып кала алмады Алинә. Алдына кайнар шулпа китереп куюга ук ризыкка ташланды. 

    Кызның умырып-умырып ашавын күргән әби кеше читкә борылып күз яшьләрен сөртте.

    ––И Ходаем бу баланың нинди генә гонаһлары бар соң синең алда?!

    Хәмдия килеп әнисенең иңенә кулын куйды.

    ––Әни Алинә берәр көн бездә торып торсын дисәм нәрсә диярсең икән?

    ––Торсын-дип җавапа бирде аңа әнисе¬- Беренче тапкыр гына алып кайтмыйсың бит мондыйларны, торсын.

    ––Әни Руслан кабат балалар йортыннан чыгып качкан.

    ––Ай Аллам гына икән, кайда икән инде ул хәзер?

    ––Белмим бүген тапмадык.

    ––Аннары кабат шунда ук илтеп куясыңмы аны?

    ––Әйе, шунда инде, тагын кая булсын.

    ––Кызым-дип Хәмдиянең кулына ябышты әнисе-Әйдә илтмә ул баланы башка анда ә.

    ––Анда илтмәгәч кая куярга кушасың соң аны әни?

    ––Илтмә кызым, бездә калсын Руслан. Әбисе белән үзем сөйләшермен, бездән ерак тормый бит ул, кунакка йөрешеп торырлар.

    ––Аңлап җиткермәдем әле  мин сине әни?

    ––Соң нәрсәсен аңлыйсы бар инде аның кызым. Син иртүк эшкә чыгып китәсең дә төн ката гына кайтасың. Ә без, без әтиең белән ике гидай өйдә ялгыз, буп буш бар дөньябыз. Шул баланы тотып бер сөйсәм күңелләрем җиңеләеп кала. әтиең дә Русланны башка балалар йортына бирмим диде. 

    ––Алай тиз генә эшләнә торган эш түгел бит бу әни.

    ––Эшлә, эшлә! Законнарны беләсең бит, барысын да тәртиптә итеп эшлә. Тик шуны белеп тор кызым ул баланы башка анда җибәрмибез.

    ––Ярар әйдә табыйк башта, Аннары сөйләшербез.

    Икенче көне иртүк кабинетына кереп утыруга Хәмдия,  Мусинаның язмышын хәл итәргә уйлады. Ничек кенә булмасын кабат әнисе янына кайтарырга ярамый Алинәгә. Әлегә зур бәлә булмыйча калды, тик һаман-һаман алай булып кала алмас, әнисенә ияреп кайткан исерек ирләр кызны иртәме соңмы баребер харап итәчәкләр. Әйе полиция хезмәткәрләренең иң төп бурычы җинәятне ачу түгел, ә булдырмыйча калдыру. Халык полиция хезмәткәрләре белән бергә эшләсә күп кенә бәләләр булмыйча да калыр иде, тик халык җинәят әзерләнгәнен белсә дә, белмәмешкә сабыша шул. Аннары шул ук халык зарлана” Полиция ни караган”. Ярар халыкның сукыр булып кыланганына карап эшне туктатып булмый билгеле. Үз уйларына чумып, Мусинаның документларын карап утырганда кинәт ишекне шакыдылар.

    ––Керегез!

    Ишектән кулларына күк чәчәк  бәйләме тоткан һәм шулай ук күк чәчәк төсе кебек бар тәне татуировка баскан кырык яшьләр тирәсендәге ир килеп керде.

    ––Мөмкинме Хәмдия Идрисовна? -дип күптәнге танышы белән исәнләшкән күк елмаеп исәнләште ир.

    ––Керегез, кер Николаев.

    ––Менә сезнең яңа килеп чыктым әле-диде ир өстәл янындагы урындыкка утырыгач.

    ––Нәрсә Николаев кабат малаймы.

    Ир иңнәрен җыерды:

    ––Әйе дисәңдә була, юк дисәңдә була.

    ––Аңламадым.

    ––Малай солдатка китте  бит, менә алыгыз бу чәчәкләр сезгә-дип ир чәчәк бәйләмен кызга сузды.

    ––Кыр чәчәкләре-кыз чәчәкләрне иснәп карады- Матурлар! Нәрсә өчен инде алар миңа.

    ––Әйе матурлар, беләсезме Хәмдия Идрисовна. Минем бит моңарчы төрмәләрдән кайтыпта кергәнем юк иде.

    ––Бик яхшы беләм Николаев! Шул ата кулы булмаганлыктан малаең бик тәртипсез булып үсте. Мин инде сезнең арттан китәр дип уйлаган идем, юк менә солдатка киткән икән.

    ––Әйе барысы бергә егерме  ел төрмә стажым бар минем.

    ––Уху, Николаев пенсия өчен кирәк дисәгез егерме биш ел кирәк булачак, тик алай да түләнер дип белмим.

    ––Көлмәгез инде зинһар өчен. Менә алдыгызда кыр чәчәкләре “ күк чәчәк” дип атап йөртә аларны халык. Чөнки күк йөзе кебек зәңгәр төстә алар. Әйе рәшәткәле камера да күк төсен яшерә алмый. Мин авылда туып үстем, авылга терәлеп торган болында күп итеп кыр чәчәкләре,  чәчәк аталар иде алар. Их белсәгез иде нинди ис киткеч гүзәл була ул вакытта болын. Ә исләре, алардан бит  бал исе килеп тора беләсезме Хәмдия ханым. Төрмәгә утыруга шушы чәчәкләрне көн саен диялек төшемдә күрә идем. Кайткач чәчәк кибетләренә кереп кыйбатлы чәчәкләрне иснәп карыйм. Фуу сасылыклары. Аңламыйм нигә икән кешеләрнең бернинди дә хуш исе килмәгән чәчәкләргә исе китә. Ә менә бу чын нигезендә Ходайдан бирелгән гади гүзәллекә игьтибар бирми. Сез  билгеле кыйбатлы чәчәкләр яратасыздыр, тик андый чәчәкләрне  бүләк итәргә уйласам, урлаган акчаларга алынган дип кире кагачагыгызны уйладым да, шәһәр читенә мәхсүс чыгып боларны җыеп кайттым менә. Көзе җылы килә шуңа күрә шиңәргә өлгермәгәннәр.

    ––Анысын дөрес чамалагансыз, кыйбатлы чәчәкләр булса алмаган булыр идем. Тик сез монда үзегезнең зэк тарихын сөйләргә килмәгәнсездер Николаев.

    Ир боегып калды.

    ––Мин малайны армиягә озату кичәсендә була алмадым, тагын ярты ел утырасым бар иде чөнки. Ә улым өч ай хезмәт иткәч аннан миңа хат килеп төште.

    ––Нәрсә дип язган иде соң?

    ––Әти мин кайтканчы кабат төрмәгә утыра күрмә инде зинһар өчен, әни үзе генә кала. Аннары сине дә бер күреп сөйләшә алыр идем дигән.

    ––Тормыш иптәшегезнең сабырлыгына исең китәрлек. Төрмәдән кайтып кермәгән иренә тугры калып көтте гел. Ә бит аерылып та китә дә  ала иде. Әнә улыгызны да сезгә каршы карашлы итеп тәрбияләмәгән.

    ––Әйе дөрес сүзгә җавап юк. Ә мин менә аларның мине яратканнарын белә торып урлашудан туктый алмадым.

    ––Соң ни эшләргә җыенасыз инде хәзер?

    ––Беләсезме Хәмдия Идрисовна мин зоналар таптый-таптый хәтсез генә хөнәрләр үзләштердем. Кирәк икән кирпеч сала беләм, кирәк икән балта остасы булам, сварщик та мин, холодильникта ремонтлыйм, менә дигән токорьда.

    ––Егет кешегә җитмеш төрле хөнәрдә аз диләрме әле, соң шуның кадәр хөнәр белгәч нигә гел урлашасыз соң алайса?

    ––Үзенә күрә бер чир инде Хәмдия ханым, атнасына бер урлашмасам дөньяның бер яме калмый минем өчен.

    ––Соң бит урлашсагыз кабат утыртачаклар бит, ә улыгыз әти башка утырма инде язган дисез әнә.

    ––Ә мин аның җаен таптым-дип җавап бирде моңа каршы Николаев.

    ––Бик кызык ниндиерәк икән минем дә беләсем килә?-дип кызыксынып сорады Хәмдия.

    ––Төрмәләрдә күп утырган кеше булырак мине бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Дөрес эшлиләр дер инде. Кем әйтә ала мине эшләгән җирендә урлашмас дип шулаймы?

    ––Әйе, анысы шулай, сезнең халыкны бик эшкә алырга  атлыгып торучы юк.

    ––Аңа карап акчасыз тормыйм мин. Кулларым алтын булгач шабашниклар үз бригадаларына алдылар мине. Мин бит эшләгән вакытта ял итү дигән нәрсәне белмим, тегеннән өйрәнеп кайткан гадәт, норманы тутырырга кирәк. Ә эшемә карап акчасы да саллыгына төшә. Кулыма акча килеп керсә хайран гына салып алырга яратам мин. Салгач тавыш куптармыйм бер кайчанда.

    ––Анысына да зонада өйрәндегезме?

    ––Әйе, анда бит тавыш чыгарсаң хәзер кацерга ябып куялар. Ә кулга акча килеп керүгә тиенен дә тотмыйча хатынга алып кайтып бирәм, Ап аек килеш инде билгеле.

    ––Соң?!

    –––Ә минем хатын салырга яратканны белә, шуңа күрә акчаны яшереп куя. Ә мин үз чиратымда аның акча яшергән урынын эзләп табам да бер яртылык акчасын урлыйм. Акча кимегәнне хатын күрә дә икенче җиргә яшереп куя, мин кабат эзли башлыйм. Менә шуннан соң күңелләр юанып китә дә инде минем. Кеше малына кул да сузасы  килми аннары.

    ––Ха ... . Менә сиңа кирәк булса, үзенә күрә бер психологик терапия. Ә өйдәге акчаны шулай урлап эчеп бетерәсез мени? 

    Ир юк дип башын селкеде.

    ––Юк Хәмдия Идрисовна, хатын акча яшерергә остарды, кайчак атналар буе эзләп тә таба алмыйм.

    ––Алайса улыгызның хезмәт итеп кайтканын көтеп җиткерә алачаксыз икән.

    ––Әйе ул кайтканчы гына түгел, гомүмән башка утырмаска иде исәп. Әнә хаты саен гел бер үк сүзләрне әйтеп яза. Әти башка урлашма инде. Мин кайткач бергәләшеп яшик инде зинһар ди. Мин бит әти кеше, малайны тәрбияләргә тиеш. Ә менә киресенчә улым мине тәрбияләргә алынган. Оят. Хезмәт итеп кайткач күзенә ничек карармын инде белмим дә.

    ––Ярар әйтүегез буенча улыгызга армиядә акыл кергән, барысы да әйбәт булыр дип юрагыз инде. Ә чәчәкләрне нигә миңа алып килдегез.

    ––Рәхмәт йөзеннән. Шайтан малай дуслары белән кәрәзле телефон урлаган иде бит. Сез утырттырмый калгансыз икән аны. Минем арттан зонага киткән булса нишләгән булыр идем белмим-дип башын чайкап куйды ир.

    ––Монда минем әллә ни катнашым юк, бары тик хатыныгыз үтенечен тыңлап кына зыян күрүче белән сөйләштем. Кәрәзле телефон хакын хатыныгыз үз кесәсеннән чыгырып бирде аңа, тагын мораль яктан зыян күргән өчендә телефон хуҗасы саллы гына акча алгач шикәяетен кире алды. Бурычка батып бетте бит шул вакытта Николаевна.

    ––Бурычларны түләп бетердек инде. Шулайда сез зыян күрүче белән килешергә ярдәм итмәгән булсагыз малай күптән урман кисә иде инде. Рәхмәт сезгә бик зур-дип ир торып басты.

    ––Ярар улыгызга акыл кергән шуннан артыгы кирәктә түгел иде миңа Николаев.

    ––Мин китим инде, эшегездән бүлдердем.

    ––Зыян юк Николаев, безне үзебезнең хезмәтебез өчен бик аз мактыйлар-дип елмайды Хәмдия- Ә чәчәкләрне бөтенләй бүләк итмиләр.

    ––Сау булыгыз!

    ––Хушыгыз!

    Николаев чыгып киткәч Хәмдия өстәл өстендә яткан чәчәкләрне кулына алды да, күкрәгенә сыенган таҗларга битен батырды. Чынлап торып чәчәкләрдән бал исе килә иде. Гәҗәп, чыннан да бик гәҗәп, чәчәкләр саткан киоскларда аның бер кайчанда кыр чәчәкләрен  күргәне юк икән бит. Нигә шулай икән ул, әллә каян чит илдән килгән бөтенләй исе дә булмаган чәчәкләргә шәһәр халкы теләсә ни бәя акчасын чыгарып салырга әзер. Ә менә аяк астында ук үсеп утырган гади  чәчәкләргә ни булган соң. Төселәре  нәкь күк төсе кебек зәп-зәңгәр, исе дә нинди татлы. Кыз кабат чәчәкләрне битенә китерде. Әйе әллә каян килгән чәчәкләргә соклана беләбез, ә менә аяк астында гына яткан гүзәллекне күрә белмибез.

    Көзнең җылы көннәре озак тормас, болай да табигать кануннары буенча шиңәргә тиеш иделәр кебек тә, тик күреп торасыз бит. Бер нигә карамый чәчәк атып утыралар. Озакламый салкыннар башланыр нишләрләр инде алар, бигрәк кызганычлар. Салкыннар исенә төшкәч Хәмдия Хасанов турында уйлап куйды. Кая качып ята икән инде бу ташбаш, балалар йортыннан качканда өстендә бер күлмәк кенә булгандыр, аннары төннәрен хәзер үк салкынайта. Юк кичекмәстән табарга кирәк баланы, белмәссең әллә кемнәр кулында килеп эләгүе бар. Шуңа күрә Хәмдия чәчәкләрне сулы вазага утыртты да дежуркага төшеп китте. Хасанов турында  постовойларның  кабат исенә төшерергә кирәк. Юл уңае ташландык йортларны, бакчаларны карап китсеннәр. Аннары өстенә начар күлмәк кигән чандыр малайның сукбай булып яшәгәнен әллә каян күреп була.

    Төшке ашка фатыйрына кайтып кергәч, аны ишек бусагасыннан ук Алинә каршы алды. Тамагы туйган, тынычлап йоклаган кызның йөзе көлеп тора иде. 

    ––Әйдәгез Хәмдия Идрисовна бик вакытлы кайттыгыз. Ә без Венера апа белән кыстыбый пешердек -диде Алинә.

    ––Бик әйбәт карыным ачкан иде инде, ә бу матур күлмәкне каян табып кидең, минем андый күлмәгем юк иде кебек.

    ––Ие юк иде ди хәзер!-дип алар янына килеп баскан Венера апа сүзгә кушылды- Синең чыгарылыш кичәсенә алган күлмәк бит ул. Еллар буе тузан җыеп ятты шкафта, аннары баребер син моңа  сыймыйсың да инде хәзер. Менә кара Алинә кызыма ничек таман-дип Алинәнең аркасыннан сөеп алды әби кеше- Ничек чибәрләнеп китте, бүген тот та кияүгә бир.

    Әйе юынып тамагын туйдырып алган кыз, Хәмдиянең күлмәген киеп алгач чибәрләнеп киткән иде шул. Күз алмалы түгел. Хәмдия кабат кыр  чәчәкләрен  исенә төшереп алды, аяк астында яткан гүзәллек иртәме соңмы баребер үзедә көч табып чәчәк ата икән. Әнә бер генә кара Алинәгә, бер ниди дә кырау ала алмагын үзен. Бигерәк сылу кыз икәнсең бит сеңлем.

    Реклама

    Үз бәхете тулып ни эшләргә дә белми очынган кыз аны кухняга чакырды:

    ––Әйдәгез Хәмдия Идрисовна. Кысытыбый суынганчы өстәл артына утырыгыз, кыстыбый пешерергә Венера апа өйрәтте.

    ––Хи-хи -дип кызның аркасыннан кагып алды Венера апа- Үзең бик булган кыз булып чыктың әле син, аннары өйдә бабай белән генә утырып гарык булган идем инде.

    Идрис абыйның юклыгын шәйләп алган Хәмдия сорап куйды:

    ––Әни ә  әти кайда соң?

    ––Кая булсын тагын балыгына чыгып качты, кичсез кайтмас инде. Руслан булса аны да алып барыр идем ди.

    ––Тапмадык әле без аны әни-дип  сөйләшүне дәвам итте Хәмдия өстәл артына утыргач, карыны ачкан икән куллар үзләреннән үзләре кыстыбыйга үрелде.

    ––Табыла гына күрсен инде кызым бер үк.

    ––Табарбыз әни борчылма.

    ––Хәмдия Идрисовна тәмле булганнармы.

    ––Бик тәмле булганнар сеңлем телеңне йотарлык. Үзеңнең поварлыкка укырга теләгең юкмы соң.

    ––Укулар башланды бит инде Хәмдия апа-дип “апа” күчеп җавап бирде Алинә.

    ––Мин ПТУ директоры белән сөйләшеп синең хәлне аңлаткан идем бүген.

    ––Соң?-дип сакланып кына сүзгә кушылды Венера апа да.

    ––Зыян юк килсен диде, тулай торактан урын бирербез диде. Аннары тулай торак янындагы чәчәкләр кибетенә кереп чыккан идем, сатучысы танышым. Әгәр риза булсаң Алинә сеңлем кич саен кибет идәнен юа аласың, аннары ял көннәрендә чәчәк сатарга чыга аласың. Әйбәт апа ул. Теләсә барысына да өйрәтәм диде. Степендия янына начар булмас дим. Ничек уйлыйсың?

     Алинә шатланып елмаеп җибәрде:

    ––Билгеле риза Хәмдия апа, мин кире әни янына кайтырга куркам. Рәхмәт сезгә бик зур.

    ––Тик кара аны сеңлем, алдыңны-артыңны карап йөрисе, син әле минем карамакта. Тулай торакка кергәләп йөрермен, ПТУ директорына шалтыратып укуың турында белешеп торачакмын.

    ––Борчылмагыз Хәмдия апа йөзегезгә кызыллык китермәм.

    ––Ярар Ходай кушмаган эш юктыр-дип ахыргы ноктаны куйды Венера апа да.- Син кызым бүген кайчан өйгә кайтасың инде?

    ––Караклар дачаларны баса башлаганнар, бүген рейд, төнге уникедән дә иртәрәк көтмә инде әни.

    Венера апа тирән итеп сулап.

    ––Хәерле булсын инде, Ходай кушмаган эш юктыр-дип кабат кабатлап куйды.––Алинә кызым озак торчакмы соң бездә?

    Бу юлы Алинә дә Хәмдиягә сораулы караш ташлады.

    ––Берәр атна торыр инде әни, өс башы турында уйларга кирәк бит.

    ––Шуны әйтермен дигән идем кызым. Синең кыз вакытта алган хәтсез генә киемнәрең киелмәгән килеш шкафта яталар. Аларны баребер кия алмыйсың бит инде син, әллә мин әйтәм алган әйбер әрәм булып ятмасынмы.

    ––Кисен-дип ризалашты Хәмдиядә-Кисен әни, алар миңа баребер ярамыйлар, чыгарып ташлаганчы, әнә Алинә өстендә булсыннар.

    ––Рәхмәт Хәмдия апа, чын күңелемнәр рәхмәт-диде кыз күзләре яшле килеш-Мин сезгә акчасын бирермен, менә эшли генә башлыйм, тиененә кадәр кайтарып бирермен.

    Венера апа Алинәнең аркасыннан сөеп алды.

    ––Ай Аллам гына икән! Тапкансың кызым түләрлек мал. Унбиш ел буе тузан җыеп яткан чүпрәкләр бит алар. Яңа килеш сакланганнарына күрә генә чыгарып ташларга кызгандым бит мин аларны. Рәхәтләнеп кия генә күр җаным. 

    Алинә Венера апаның итәгенә йөзен яшерде:

    ––Рәхмәт Венера апа, миңа  бер кайчанда  бүләк биргәннәре бумады. Мөмкин булса мин сезгә әбием дип дәшәр идем. Мин кечкенә чагымда әни исерек кайтып керсә, ник минем әбием юк икән, шуның янына торырга китәр идем дип елый идем.

    ––Әйтә генә күр кызым. Минем аңа күңелем генә булыр. Миңа да әби дип дәшкән кеше юк. Әйтә генә күр бер үк. Киттең дә мени?-дип кузгала башлаган Хәмдиягә эндәште әби кеше.

    ––Әйе әни, вакыт. Үзең беләсең бездә соңа калырга ярамый.

    ––Иртәрәк кайтырга тырыш кызым, беләсең бит син кайтмыйча торып әтиең белән икебезнең күзендә йокы әсәре булмый.

    ––Белмим әни, кем белә аның нәрсә килеп чыгачагын рейдта.

    ––Бер үк Ходам үзең сакла-дип Венера апа кызы артыннан ишек ябып озатып калды.

    Шамил әйткән сүзендә торган, рейдка Хәмдияне Хәниф белән бергә куйган булып чыкты.

    Дачалар посёлогы урамнары рейдка чыккан постовойларга берешәрдән бүлеп куелган. Хәниф белән Хәмдия дә үзләренә билгеләнелгән урам башына килеп туктадылар.

    ––Менә безнең эш урыны Хәмдия Идрисовна, төнге уникегә кадәр киләп сарып шушы урамда вакыт уздырабыз димәк.

    ––Әйе шушы урам. Тик миңа Идрисовна дип эндәшмә инде Хәниф. Без бүген егет-белән кыз, һава сулап йөрибез.

    ––Төнге уникегә кадәр мондагы барлык һаваны сулап бетерәбез икән.

    ––Тагын нишлисең инде, эшебез шул әлегә.

    ––Егет белән кыз булгач бәлки үбешептә алырбыз иеме-дип авызын ерды егет.

    Хәмдия моңа каршы өйрәнелгән алым белән Хәнифнең ике кабарга арасына терсәге белән китереп төртте.

    ––Ха –х-дип бөгелеп килде егет-Хәмдия Идрисовна мин бит шаярып кына

    ––Соң миндә шаярып кына бит.

    ––Не чего себе шаярып, кабырга сынды дип торам.

    ––Тәк кабыргаларың эш беткәнче исән килеш сакланып калсыннар дисәң Хәниф, бераз чамасын бел. Субардинацияне  онытма аңладың иптәш сержант.

    ––Аңладым-дип үпкәсен белдереп җавап бирде егет.

    ––Ха кара моны кызлар күк үпкәләгән тагын. Синең бер дә кызлар белән очрашып йөргәнең юк иде мәллә Хәниф?

    ––Бар ник булмасын.

    ––Булгач ник өйләнмичә карт егет булып тулай торагыңда ятасың соң?

    ––Барып чыкмады минем ул кыз белән.

    ––Нигә?

    ––Башта институтны бетерәм диде, аннары аспирантураны бетерде. Мин көттем.

    ––Соң?

    ––Шул фәннәр кандидаты булгач бер профиссырга кияүгә чыкты да куйды. Менә шулай булды минем хәлләр Хәмдия. 

    ––Бик үк яхшы булып чыкмаган икән шул синең.

    ––Ярар аның каравы профиссыр минем баҗай булды.

    ––Үз-үзеңне шулай юандыр инде, сезгә шул башка яктан булдыра алмасагыз, шулаерак сөйләнеп йөрисез. Ә нигә башка кызлар белән очрашып карамадың?

    ––Нинди карамаган ди, кызлар белән әле дә очрашып торам. Тик күңел ятмый берсенә дә. Әллә ничек шунда кабаттан гашыйк булырлык бер кызны очраттым үзем. Тик.

    ––Нәрсә тик Хәниф?

    ––Минем  буй җитмәслек биеклетә шул ул кыз. Эндәшсәм баребер мине кире кагачагы көн кебек ачык. 

    ––Ә син аңа эндәшеп кара.

    Хәниф юк дигәне белдереп башын селкеде:

    ––Буй җитмәс хыялларга күптән өмет итмим инде мин.

    ––Әйе Хәниф эшләгән эшебез һавадагы торнага ышанырга ярамаганын яхшы өйрәтте безгә. Инде ни эшләргә уйладың соң алайса. Шул тулай торакта картаеп ятарга җыенасыңмы?

    ––Юк! Мин үземнең туган районыма күчәргә рөхсәт сорап рапорт бирдем. Аннары әни дә үзе генә. Ятма инде анда бер үзең генә кайт дип тукып тора. 

    ––Ә район отделында кайтсаң алабыз диләрме соң.?

    ––Әле ничек кенә. Урамнан яңа кеше алып өйрәтәсе юк бит, әзер эшли белгән стажлы эчке эшләр сотруднигы бит мин.

    ––Ә күзең төшеп йөргән кызың монда калачак инде алайса.

    Хәниф көрсенеп куйды:

    ––Миңа дип язмаган димәк. 

    ––Шулай бик тиз үзеңнең язмышың белән килешттең инде алайса.

    Кинәт Хәниф борын тишекләрен киңәйтеп еш-еш сулыш ала башлады.

    ––Хәниф нәрсә булды?

    ––Кая минем яныма килми тор әле Хәмдия-дип егет читкәрәк китеп басты-духига коенгансың.

    ––Нәрсә?!

    Хәниф кабат тиз-тиз иснәнә башлады:

    ––Хәмдия Идрисовна берәр нинди ят ис сизмисезме?

    Инде Хәмдия дә борын тишекләрен киңәйтте.

    ––Янган үлән исе килә, дачниклар чүп яндыралар.

    Хәниф юк дигәнне белдереп башын селкеде.

    ––Үлән генә түгел шул бу, үлән дип, үлән инде ул үзе.

    ––Башымны катырма инде Хәниф! Нәрсә яндыралар.

    ––Синең норкотиклар яндырып йөргәнең юк Хәмдия, ә мин җитәрлек йөрдем. Яндырмыйлар ә тарталар, гашиш исе бу.

    ––Бутамыйсыңмы чынлап гашишмы Хәниф?

    ––Юк бутамыйм чык иткән гашиш исе––егет як ягына карап алды-җил әнә теге яктан килә-дип шул якка таба атлап китте, Аңа Хәмдиядә иярде.

    Шулай җил уңаена бара торгач икеседә ташландык дача янына килеп җиттеләр.

    Хәниф ирененә бармагын китерде:

    ––Т-с-с! Шушында булырга тиеш.

    Икеседә тын калып тыңларга керештеләр, дача эендә кемнәрдер бар. Утны яндырмаганнар, тәрәзә аркылы утлы күз уңа-сулга очып йөри. Мыдыр-мыдыр килеп сөйләшкән тавышлар ишетелә.

    ––Ничек кулга алабызмы боларны Хәмдия Идрисовна?

    ––Алырга кирәк норкаманнар, дачаларны шулар басып йөри бит инде. Нәрсә бар барчасын җыеп чыгалар да дозага алыштыралар. Ничәү икән анда?

    Хәниф тәрәзә янына басып сакланып кына эчке якка күз салды.

    ––Икәү күренә.

    ––Икебезгә берешердән, күп түгел ярдәм чакырып тормыйбыз. Әйдә!-дип кыз Хәнифкә ишеккә таба ишәрәләде.

    Хәниф сакланып кына ишек каршына килеп басты да, кесәсеннән фонарь чыгарып кабызды.

    ––Мин беренче керәм-дип эчкә атлады.

    Аңа Хәмдия дә иярде.

    ––Урыннардан кузгалмаска полиция-дип әмер бирде Хәниф.

    Кинәт дача эчендә нәрсәдер авып төште, аннары кемнәрдер чабышкандай  булды.

    Хәмдия  ишектән үзенә таба атылып чыккан чит  егетне күреп алды да җитезлек белән кулыннан эләктерп шатырдатып каердып  җиргә йөз түбән салып куйды:

    ––Кузгаласы булма, сындырам кулыңны-дип әмер бирде кыз егетнең кулларын ычкындырмый.

    Егет улап җибәрде:

    ––Ууу! Бля сука менты!

    Хәмдия кабат ишектән кемнеңдер чабып чыканнын күреп алды. Ишектән чыга чыгышка икенче егет кыз аркылы сикереп кенә чыкты да урам буйлап чабып китте.

    ––Хәниф кача тот-дип кычкырды кыз.

    Икенче норкаман артыннан ишектән килеп чыккан Хәниф нигәдер аның артыннан кумады, киресенчә акрын гына аркасы белән шуып дача баскычына төшеп утырды.

    Һаман да күзе белән икенче норкаманны озаткан кыз Хәнифкә борылмый гына кычкыруын белде:

    ––Хәниф син кайда кача бит-Хәниф!

    Хәмдия дача бусагасына таба барылып карады. Борылып карады да чырылдап кычкырып та җибәрде. Хәнифнең эченән пычак сабы чыгып тора иде:

    ––Хә-ниии-ффффф! Хәниф нишләттеләр сине, абау пычак кадаганнар бит.

    Хәниф эчен тоткан килеш өзек-өзек җавап бирде.

    ––Мин ишектән керә керә-керешкә берсе йөземә нәрсәдер ыргытты, мин битемне капладым, икенчесе шул арада эчемә пычак белән кадады, битемне каплагач абайламый калдым.

    ––Хәниф түз җаным, түз мин хәзер-дип кыз пычакка үрелде.

    ––Хәмдия скорый килмичә кагылма пычакка, тартып чыгарганчы эчемне ярып кына бетерәчәксең-дип аны Хәниф бу эшеннән туктатты.

    Хәмдия пычака үрелгән кулын тартып алды да, кабаланып сумкасыннан рация тартып чыгарып эшләтеп җибәрде.

    ––Дүрть йөздә уналтынчы , беренчегә.-дип рациядән эндәште.

    ––Дүрть йөздә уналтынчы, беренче тыңлый.

    ––Дүрть йөздә уналтынчы пост ашыгыч рәвештә ярдәм сорый, сотрудник яралы-дип рациядән хәбәр салды Хәмдия.

    ––Дүрть йөздә уналтынчы сез кайсы адрес буенча хәзер.

    ––Дачалар посёлогы,Сырталановлар урамы,  уналтынчы йорт. Сотрудникны яраладылар. Кичекмәстән тоткарларга кирәк. Егерме-егерме биш яшьләр тирәсендәге егет. Өстендә кара төстәтәге куртка. 

     Иииих, каян алай табып булсын инде шул кәбәхәтне, хәзер яшьләрнең барысыда шулай киенә бит.

    ––Игьтибар-игьтибар барлык нарядларга! Кичекмәстән дача посёлогындагы барлык урамнарны да каплап бетерергә. Егерме-егерме биш яшьләр тирәсендәге,  өстенә кара төстәге куртка кигән егетләрне тоткарлап район отделына озатырга.

    ––Хәниф түз яме, хәзер ярдәм килеп җитәчәк.

    Егет авыртуы аша елмаерга көчәнеп карады.

    ––Скорый вакытында килеп җитсәдә файдасы булмаячак, тәнем белән сизеп торам, пычак бавырга ук үтеп керде.

    ––Ни сөйлисең син Хәниф, алар бит табиплар. Алар барысында булдыралар хич чиксез ярдәм итәчәкләр сиңа.

    ––Алар тиешлесен генә эшләячәк, шуннан артыгы була да алмый-егет кинәт як-ягына каранып алдыда янында гына үскән кыр чәчәген өзеп алды. -Кыр чәчәге барлык табигать кануннары буенча күптән шиңәргә тиеш иде бит инде. Ә ул бернигә дә карамый чәчәк атып утыра.

    Кинәт Хәниф чәчәкне кызга сузды:

    ––Хәмдия син миңа кияүгә чыкмассың микән?

    ––Ни  дигән сүз инде бу Хәниф, тапкансың уйнар вакыт, сөйләшми генә ят инде. Ярамый бит-дип егеткә эндәште, аннары борылып урыныннан кузгалырга итенгән норкаманга кычкырды-Тукта кузгаласы булма!

    ––Ә мин уйнап сөйләшмим. Теге дөньяга барып җиткәч. Ник шушы яшеңә кадәр өйләнми йөрдең дип сорасалар. Вәгдәләшкән кәләшем бар иде дияр идем.

    ––Хәниф, ул турыда  сөйләнмә инде, хәзер ярдәм килеп җитәчәк бит.

    ––Ә скорый килеп өлгермәсә, кәләшсез генә китеп баруым бар бит.-дип көлергә итенде егет-Чыгасыңмы миңа кияүгә Хәмдия?

    ––Чыгармын-чыгармын сөйләшми генә ят инде Хәниф.

    ––Менә бит күзем төшеп йөргән кызым баребер кала. Бер ни дә эшләп булмый инде. Кызганыч әнине кәләшем белән таныштырырга вакытым калмады-диде дә Хәниф тынып калды.

    ––Хәниф-егет җавап бирмәде.

    ––Хәниф–җавап юк.

    ––Хәниф дим-кыз егеткә сакланып кына кагылды- Хәниф үлмә инде җаным. Ач күзеңне, менә берзаман тазарып кабат аякка басарсың, аннары шаулатып туй ясарбыз, безнең бик күп балаларыбыз булыр. Әти белән әниләр бик шатланырлар инде. Авылга әниең янына кунакка кайтып йөрербез-ни кылырга белмәгән кыз егетнең күзләрен ачтырырга теләп туктамый назлы сүзләрен дә , вәгьдәләрен дә кызганмый тезә торды- Мин сине генә яратып яшәрмен Хәниф, тәмле ашлар пешереп эштән кайтышыңны көтәрмен ... .  Хәниф зинһар өчен үлмә инде. 

    Шул чак үзенең машинасы белән Шамил килеп туктады, ул машинасыннан чыктты да кыз янына йөгереп килеп җитте, аның белән ике стажёрда булган икән алар да машинадан төшеп килеп бастылар.

    ––Хәмдия Идрисовна ни булды-җавап көтмәде, кирәк түгел барысы да аңлашыла-Кем эше, ничек шулай килеп чыкты?

    ––Норкаманнар! Гашиш тарткан йортка кергән идек. Алдан Сафин кереп китте. Аның битенә нәрсәдер ыргытканнар, йөзен каплагач пычак белән хөҗүм итүчене абайламый калган. Мин берсен токарладым, икенчесе качты.

    ––Кайсы тарафка таба чабып китте?

    Кыз төртеп күрсәткәч, Шамил ике стажёрга таба борылды:

    ––Ник шунда мүкәләп  эт кебек җир иснәп йөрмисез, егетнең эзен табасыз. Әллә кая китмәгәндер әле, якын тирәдә генә  качап утыра инде ул.

    Ике стажёрда:

    ––Аңладык Шамил Мансурович-дидеп җавап бирделәр дә, кыз күрсәткән якка таба фонарьларын яндырып карана-карана китеп бардылар.

    Скорый килеп туктады, аның артыннан ук патруль машинасы, аннан Семён сикереп төште.

    Хәнифне карарга тотынган табиптан:

     

    ¬¬––Доктор ничек?-дип сорады Шамил Хәмдия ишетмәсен дип пышылдап кына.

    Табип күтәрелеп карады  як якка башын селкеде.

    ––Әлегә йөрәге тибә, кулдан килгән барын да эшләрбез. Тик алдан ук әйтәм исән калыр дигән өмет бик аз.

    ––Подонок!-Шамил әлеге сүзен табипка түгел, ә качып киткән норкаманга юллады.

    Аннары борылып кызга эндәште:

    ––Хәмдия Идрисовна сез барыгыз моны алыгызда-җирдә селкенми яткан норкаманга төртеп күрсәтте- Отделга кайтыгыз.

    Сёмен иелеп җирдә яткан егетне якасыннан тартып торгызды.

    ––Ну ничек егет сөйләшеп алабызмы? Дустың кайда качып ята сөйләп җибәр әле безгә.

    ––Мин белмим.

    ––Ярар-ярар борчылма одтелга кайткач  Павлик Марозов ясыйм мин синнән. Бик тиз исеңә төшәр,  кая әле.

    Семён норкаманның бар җирен дә капшап чыкты. 

    ––Ә бу нәрсә?-дип сорады ул норкаманның кесәсеннән ак порошок салынган кечкенә пакет тартып чыгарып.

    ––Белмим, минеке түгел.

    ––Ачыкларбыз! Әйдә кунакка алып барам –дип егетне патруль машинасына утыртты да Семён, борылып Хәмдиягә эндәште- Хәмдия Идрисовна сез утырасызмы?

    ––Юк икенчесен тоткарларга кирәк.

    ––Ерак китмәс, барлык урамнар башында да нарядлар тора. Посёлоктан чыгып китә алмый ул. Әйдәгез утырыгыз-дип кызны машинасына чакырды Шамил.

    Скорый да, наряд УАЗ игы да, Шамил дә бер юлы кузагып китте.

    Дачалар тезелеп киткән урамнар буйлап озак йөрисе булмады. Хәмдия машинадан барган уңайга койма янында үскән чүп үләннәре арасында посып утырган шәүләне күреп алды.

    ––Шамил тукта әле!

    Шамилдә күреп алган икән. Кыз әйтеп бетергәнче машина фараларын шул якка таба юнәлтте. Шәүлә үзен күреп алганнарын чамалап алды да урам буйлап алга таба ыргылды. Ут яктысында шәүләне танып алган Хәмдия кычкырып җибәрде:

    ––Шамил шул егет бу, шушы егет качып китте-дип машинадан барган шәпкә сикерергә дип кабина ишеген ачарга омтылды кыз.

    –Хәмдия Идрисовна! Нәрсә Сафин артыннан сездә муеныгызны сындырырга уйладыгыз мәллә?-дип,  кызны  Шамил кире кабинага тартып алды- Бер көнгә ике сотрудник, бик күп булмагае.

    ––Кача бит-кача.

    ––Кая кача алсын ул? Ике яктада биек коймалар, дачниклар караклар кермәсен дип тырышканнар. Чапсын әйдә бераз, аннары озак итеп утырыр-дип кызга карап елмайды Шамил, аннары машина спидометырына карап алды- Сәгатенә утыз чакырым тизлек белән бара егет. Спортсмен!

    Качак билгеле озак чаба алмады, машина алдыннан бераз чабып барды да хәле китеп урам уртасына мүкәләде.

    Хәмдия белән участковый аның ике ягына да килеп бастылар.

    ––Нәрсә егет чабып туйдыңмы?

    ––Кәбәхәт әгәр Хәниф терелмәсә беләсеңме мин сине нишләтәм.

    ––Хәмдия Идрисовна алай кыланмагыз инде, бу хәзер сезнең тарафтан әйтелгән барлык сүзне дә безгә каршы кулланачак. Сагырак сөйләшегез!

    ––Ә аңа ярыймы?! 

    ––Юк ярамый, шулай ук безгә дә салкын канлы булып кала белергә кирәк.

    Шамил качакның кулларын артка каерып  тимер беләзекләр киерде.

    ––Уң кулы канга буялган, шушының эше.

    ––Мин аны фара яктысында ук танып алган идем инде.

    ––Сука, синедә дөмектерәсем калган булган.

    Шамил йодрыгы белән егетнең эченә төртеп алды.

    ––Хатын кызлар белән дорфа сөйләшмиләр энем-диде ул бөгелеп төшкән норкаманга карап, аннары рациясен биленнән алып эндәште.

    ––Беренче, дүрт йөздә унынчыга.

    ––Дүрт йөздә унынчы, беренчене тыңлый.

    ––Сотрудникка хөҗүм иткән егет тоткарланды, Сыртланова йөз уникенче йорт янына экипаж кирәк.

    ––Игьтибар-игьтибар барлык нарядларга! Дача посёлогы буенча отбой. Сотрудникка хөҗүм иткән егет тоткарланды, барыгызга да үзегенең маршрутларга таралырга рөхсәт! Сыртланов урамына якын патруль экипажына йөздә уникенче йорт янына барырга кирәк. Дүрт йөздә унынчы ярдәм сорый.

    Семён ерак китмәгән икән,озакта тормый  экипажы белән килеп тә җитте.

    ––Нәрсә икенчесе дә эләкте мени.

    ––Сержант әйдә монысын да собачникка утырт та, Хәмдия Идрисовнаны да отделга алып кайтып кит. Мин дә хәзер рейдтагы нарядларны  да җибәрәм. Булды җитте бүгенгә.

    ––Тагын берәр нәрсә килеп чыкан иде мәллә Шамил-дип сорады кыз.

    ––Кичә шушындагы бер ташландык  йортка шикле кешеләр кереп-чыгып йөри дип хәбәр килгән иде. Мин инде көндөз үк прокурордан рөхсәт алып куйган идем. 

    ––Шуннан?

    ––Шул, бүген кереп карасак, идән астыннан бер зводны коралландырырлык корал килеп чыкты. Нәрсә генә юк анда Хәмдия, исебез китте күргәч.

    ––Кемнеке икәнен беләсеңме?

    ––Әлегә юк, ну бераз чамалыйм. Ярар барыгыз отделга миңа әле монда эшләр во-Шамил ияк астын ышкып күрсәтте.

    Ул төнне Хәмдия фатыйрына кайта алмады. Тоткарлаган норкаманнар буенча рапорт язды да үзенең бүлмәсенә күтәрелде. Шул эшләр белән йөреп таңныда аттырды кыз.  Коридордан барган вакытта аның күзе Перелыгина кабинетына төште.Кабинетта ут яна. Хәмдия исенә төшерде бүген Люда дежурда бит. Сәгать иртәнге сигез бит инде нигә кайтып китмәгән икән?  Ул кабинет ишеген ачып эчкә узды. Ә кабинет эчендә шундый күренешкә тап булды кыз:

    Люданың өстәле артына ун-унике яшләр чамасы ике бала утырганнар, малай белән кыз бала. Икесенең дә өсләрендә сәләмә генә киемнәр. Люда аларның каршыларына чыгып утырганда балаларга чәй әзерләп утыра.

    ––Исәнме Люда! Болары каян килеп чыкты инде.

    Чәй хәстәрләгән җиреннән бүленеп Перелыгина артына борылып карады.

    ––Исәнмесез Хәмдия Идрисовна! Бу ике баланы төн уртасында, чүп контейнирларын актарган җирләреннән  патруль табып алып кайтты.

    ––Әти-әниләрен сорадыңмы соң?

    ––Әти юк, әни чыгып китте дә әйләнеп кайтмады диләр. Калган туганнарын да белмиләр.

    Хәмдия балалар каршына килеп утырды. Чит апаны күреп алган ике бала да  шүрләп тынып калдылар.

    ––Күптәннән икегез генә яшисезме инде сез?

    Малайы өлкәнерәк иде, шуңа күрә икесе өчендә җавап бирде.

    ––Ике ай тирәсе.

    ––Ә ничек бер дә күзгә чалынмый йөри алдыгыз шул гомер?

    Сөйләшүгә кызчыкта кушылды:

    ––Абый әйтте көндез контейнер актарсак полиция алып китә безне диде. Шуңа күрә төнлә генә урамга чыга идек.

    Хәмдия Перелыгина карап сорады.

    ––Балалар йорты белән сөйләштеңме?

    ––Сөйләштем!

    ––Нәрсә диләр?

    Люда кулын селкеде:

    ––Нәрсә дисеннәр инде. Балалар йорты барысы да тулык, урын юк. Алмаска маташалар. Әле директор юк дип котылмакчы булалар, әле телефон начар эшли дип, сәбәп табалар инде.

    ––Хәзер мин дә сәбәп табып күрсәтәм аларга.

    Хәмдия үз кабинетына керде дә телефон номерын җыйды.

    ––Алло тугызынчы балалар йортымы бу. Сезнең белән полиция майоры яшь үсмерләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Хөсаинова Хәмдия Идрисовна сөйләшә иде. Бездә ике ятим бала бар. Шуларны урнаштырырга кирәк.

    Хәмдия тын торып тефоннан аның белән сөйләшкән кешене тыңлап торды да, тыңлап бетергәч дөрт итеп кабынып китте

    ––Нәрсә урын юк дисезме? Сез ахырысы сүз балалар язмышы турында барганын төшенеп бетмәдегез ... .

    Унбиш минут тирәсе Хәмдиянең кабинетында күк күкерәп яшен яшнәде. Ни йомышыдыр төшеп җитәкчесенең  кабинетына керергә омтылган Люда кабинет ишегенә кагылмыйча бераз тыңлап торды да, башын як-якка чайкап ике колагын да каплап кире китеп барды.

    Телефоннан бар ачуын алып бергән Хәмдия арып креслосына да утырды селекторга басып эндәште.

    ––Перелыгина?!

    ––Тыңлыйм Хәмдия Идрисовна!

    ––Сәгать унынчыда балаларны алып китәчәкләр. Алар ничек чәй эчеп бетерделәрме инде.

    ––Әйе Хәмдия Идрисовна, урындыкларга ятып йоклап та киттеләр.

    ––Яхшы, син дежурстваң беткәч кайтып китмә инде яме. Балаларны озат башта.

    ––Әйе аңлыйм, шулай итәрмен.

    Хәмдия селекторны өзеп стенадагы cәгатькә күзен төшереп алды.

    Иртәнге сигез тулып килә. Димәк яңа эш көне башланды, ул өстәл өстеннән документларын кулына алды да районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полковник Салихов кабинетына юнәлде.

    Салихов кабинетына килеп кергәндә, анда барысы да җыелган дип әйтергә була иде инде. Бары тик хуҗа гына күренмәде.

    ––Динар Гараевич кая?-дип сорады колегаларыннан Хәмдия урынына барып утыргач.

    ––Телефонга чакырдылар-дип җавап бирде Салават Гараевич.

    ––Шамил ә корал скалады кемнеке бераз чамалыйсыңмы?

    ––Кемнеке булсын инде. Карповныкы-дип кабат Шамил өчен җавап бирде Салават- Элек урам малайларыннан җинәятчел төркем төзегән иде ул хәтерләсәгез. Күрәсең яше арткан саен аппетиты да арткан “Карпның”. Урамда кеше талап, әбиләр сумкасын гына йолкып йөрүдән узган. Ниндидер сәясәткә дә кереп киткән дип ишеттем. Хәзер андый җинятчел төркемнәрне үзләре ихтияҗына эшләтергә теләүче күбәйде. Күреп торасыз бит илдә ниләр  барганлыгын. Хе элек аңалашыла иде, менә милиция менә бандит. Хәзер бар аерып кара. Кайсына килеп тотынма каравыл безнең ирекне тыялар дип лаф оралар. Чынлап карасаң төбендә җинәяттән башка бер ни дә ятмый бит инде. Җитмәсә аларга өендә ни эшләргә белми яткан хөрәсәннәре ияреп китә. Янәсе алар да шәһес. Әрәм тамаклар дип тә әйтеп булмый. Хуҗалары биргән акча өчен бик теләп хезмәт итәләр.  Миңа “Карп” турында нәрсәдер әзерләп ята ул дип информаторлар җиткергәннәр иде инде. Менә җеп очы чыгып килә. 

    ––Җепнең очы булгач йомгагын да сүтеп бетерә алырбыз. Управлениядән дә ярдәмгә кешеләр җибәрәбез диделәр. Иң мөхиме куркытмаска гына кирәк. Юкса Кашаповның чит илгә дә чыгып качуы бар.

    ––Әйе сакланып эшләргә кирәк, кача күрмәсен-дип җөпләп куйды Шамилнең сүзләрен Салаватта.

    Шул чак ишек ачылып китте дә аннан борчулы йөз белән Салихов килеп керде.

    ––Утырыгыз-дип кире урыннарына утырырга ишәрә ясады поковник, урыннарыннан кузгала башлаган коллегаларына.

    Аннары шул ук борчулы йөз белән үзенең урынына барып утырды.

    ––Хөрмәтле коллегалар-дип сүз башлады Салихов бераз тын утыргач- Әле генә район больницасыннан шалтыраттылар. Бүген иртәнге җидедә терапия палатасында безнең коллегабыз өлкән сержант Сафин  җинәятче салган ярасыннан аңына килә алмыйча вафат булды. Сафинны урыннарыбыздан торып искә алуыгызны үтенәм.

    Барсысы да торып бастылар.

    ––Сафинның якын туганнары бар идеме-дип сорады Салихов кабат урыннарга утыгач.

    –– Аның авылда әнисе генә бар иде. Сафин кире туган ягына эшкә кайтырга рөхсәт сорап рапорт язып кертән иде кичә генә-дип кадрлар бүлеге җитәкчесе барысы өчен дә җавап бирде.

    ––Карт кешегә мондый хәбәрне күтәрүе авыр булыр инде, сакланыбырак кына хәбәр итәргә кирәк булыр.

    Салихов кабат бераз исен җыеп торды:

    ––Мин инде утыз елдан артык эчке эшләр министерствосында эшлим. Утыз ел эчендә сотрудникларның хезмәт вакытында хәләк булуларын бер генә күрмәдем. Җитәрлек булды. Тик хәрберсе йөрәктә тирән яра булып уелып калалар. Әйе без барыбыз да аңлап белеп торабыз. Сафин кебек безнең барыбызның да хәләк булуыбыз бар. Без моны кабул итәбез, чөнки сайлаган профессиябез шундый. Тик безнең өчен башка юл юк шул. Безнең бары бер генә максат тора алда. Җинаят белән көрәшү. Шуңа күрә хөрмәтле коллегалар, хезмәттә бер-беребезгә игьтибарны арттыруыгызны үтенәм сездән. Үзегезнең кул астында эшләгән коллегаларыгызгада минем үтенечне җиткерә күрегез ... .

    Салихов сөйләде дә сөйләде. Әллә шулай үз-үзен тынычландырды, әллә коллегаларын. Тик Хәмдия аны ишетсә дә сүзнең ни турында барганлыгын аңлый аңламады. Кызның күзләре яш элпәсе белән каплаган, ә күз алдында канлы чәчәк сузып көчәнеп елмаерга тырышкан Хәниф басып тора иде.

    ––Хәмдия Идрисовна! Хәмдия дим-кыз сискәнеп китте Салихов аңа эндәшә икән- Сез киңәшмәдә ни турында сөйләшкәнне тыңламадагыз да ишетмәдегездә ахыры. Барысы да кабинеттан чыгып киттеләр бит инде.

    Хәмдия як ягына каранып алды. Чынлап өстәл артында бер үзе генә утырып калган икән бит.

    ––Гафу итегез- кыз урыныннан торырга дип кузгалды.

    ––Хәмдия Идрисовна тукта утырыгыз әле-дип аңа кире утырырга кушты Салихов- Сафин турындагы хәбәрне ишетү сезгә бик авыр булды ахыры.

    ––Аның аңында булган соңгы минутларында янында мин идем. Кичә генә икәүләшеп урам буйлап йөри идек. Өч көнгә бер мине РОВД ишегеннән елмаеп каршы ала иде Хәниф. Ул каршы алган көннәрне эшләүе дә рәхәт иде миңа.

    Сафин кызның каршына килеп утырды да җайлап соравын гына бирде.

    ––Кызым син аны ярта идең мәллә?

    ––Белмим Динар Гараевич. Белергә өлгерә алмый калдым.

    Динар Гаревич урыныннан торып кабинеты буйлап йөренеп алды. Ниди озын хезмәт юлын үткән. Бик күп куркыныч киртәләрне җиңеп чыккан, чәчләре чаларып беткән полковник бу минутта ни эшләсен, ничек итеп кызны юатырга кирәклеген белми иде шул.

    ––Хәмдия сеңлем синең отпускада күптән булганың юкмы?-дип сорады ул ниһәят бер фикергә килеп.

    ––Икенче елын инде отпускага чыга алганым юк-дип җавап  бирде аңа кыз.

    ––Алайса болай итәбез Хәмдия Идрисовна хәзер үк ике ел өчен дә отпуска сорап минем исемгә рапорт яз, шушында ук кул да куямын. Аннары монда бер минутта тоткарланмыйча ялга кит сеңлем.

    ––Ә отдел-дип кайгысыннан бераз айный башлаган кыз күтәрелеп җавап бирде.

    ––Борчылма ул яктан, син югында Перелыгина җитәкләп торыр.

    ––Люда сигезенче елын эшли инде, ул бу эшне башкарып чыгачак.

    ––Менә бит!  Шулай булач менә сиңа кагәз, менә ручка, яз әйдә-дип кыз каршына китереп куйды Салихов.

    Яза башлаган җиреннән туктап Хәмдия кабат башын күтәрде:

    ––Туктагыз әле Динар Гараевич, Марсель абый пенсиягә китәм дигән иде. Ул китсә Люда үзе генә калачак бит.

    ––Борчылмагыз Хәмдия Идрисовна мин аның белән сөйләшермен. Ике ай гына эшләп тор инде диярмен, аңлар ул. Марсель абый үзе бер отделга торырлык сотрудник.

    ––Әйе аның белән эшләүе бик җиңел.

    ––Яз әйдә яз- дип кабат кызның ручкасына ишәрәләде полковник. -Борчылма Хәмдия сеңлем барысы да син килгәнче тәриптә булыр.

    Кире үз кабинетына килеп кергәч Хәмдиянең күзе өстәл өстендәге ялгыз чәчәккә төште. Хәниф бүләк иткән бу чәчәкне кыз үзе дә сизмәстән сумкасына салып куйган иде. Ә инде кабинетына кайтып кергәч, аны сумкасыннан чыгарып өстәл өстендә калдырды да киңәшмәгә ашыкты. Кыз өстәл каршына килеп басты да чәчәкне кулына алды. Хәмдиягә  егетләр тарафыннан беренче бүләк ителгән чәчәк. Бу алны-ялны белми торган эшендә, кызның шәхси тормышыда, яшълегедә читтә торып калган. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Шулай ук аңа йөрәген ачарга тартынган Хәнифне дә. Әйе аяк астындагы бәхет шул килеш торып калды. Күтәреп куенына алып, кадерли алмады аны Хәмдия. Шушы  чәчк кебек килеш шиңәргә дучар булды. Кыз чәчәкне стаканга су салып аны шунда утыртты.

    Әй үткәнне кире кайтарып булмасада яңа тормыш башларга бер кайчанда соң түгел. Димәк яндагыларың кадерен беләргә кирәк. Ә Хәмдиянең бармы соң әти-әнисеннән башка якын кешеләре?

    ––Бар!-бар диде кыз үз-үзенә- Ник булмасын! Бар!.

    Ул ныклы бер фикергә килеп тиз-тиз җыенып  кабинеттыннан чыгып китте.

    Хәмдия Алинә укыган ПТУ га бик тиз барып җитте. Тик башта андагы тулай торакка кереп Алинәне эзләгәнче бәлки монда дыр дип, якындагы чәчәк кибетенә сугылды. Ялгышмаган икән, студентка башына яулык чөеп  бәйләгән килеш кибет идәнен юа иде.

    ––Хәмдия апа!-кыз Хәмдияне күреп алуга йөгереп килеп аны кочаклап алды.

    ––Исәнме Алинә! Күрәм укулар беткәч тә тик тормаска булгансың икән. Бик яхшы сеңлем, сиңа акчаның бик кирәк вакыты.

    ––Ә нишлим инде тагын Хәмдия апа,  миңа акча сузып торучы юк, алдагы тормышыма ялгызыма гына юл салырга кала инде.

    ––Бәлки ялгызыңа гына да булмас Алинә сеңлем? Бәлки бергәләп салырбыз?

    ––Бергәләп!-кыз аңышмый торды- Аңламадым Хәмдия апа, алай ничек була соң ул.

    ––Менә шулай сеңлем әйдә бар тулай торагыңа кереп әйберләреңне җыйда безгә тотырга кайтасың! Әни дә сине монда урнаштырган өчен үпкәсен белдерде. Бергәләп булгач, бергәләп була инде Алинә сеңлем. Мин сиңа бу тормышка аяк басарга ярдәм итәрмен.

    Алинә күзләрен зур итеп ачып апасына карады. Чыннан да шулай була аламы соң, кешеләр бер-берсенә ярдәм итәләр мени?  дигән сорау иде кызның күзләрендә.

    ––Сез чынлап әйттегезме бу сүзләрне Хәмдия апа?

    Хәмдия моңсу гына елмайды да:

    ––Уйнап сөйләшә торган вакытларым күптән узган инде минем сеңлем, хәзер сезнең чират яшьлекнең кадерен белергә.

    ––Мин хәзер Хәмдия апа, анда минем җыярлык малым да юк, бер кечкенә сумкага сыяда бетә. Аның да яртысы дәреслекләр-диде дә Алинә тулай торагына йөгерде.

    Алинә җыенып чыккач, Хәмдияләр фатыйрына җәяү генә кайтырга булдылар кызлар. Көзнең инде җылы көннәре үтеп бара, җиле салкынча, тик шулайда җиһан алтынга төс матурлыгын югалтыра теләмичә, агачтан җиргә өзелеп төшкән яфракларны кызлар атлап килгән юл өстенә җәеп куйган. 

    Бер ара сүсез баргач Алинә кисәктән генә сорап куйды:

    ––Хәмдия апа ә сезгә чәчәкләр бүләк иткәннәре бар идеме?

    Көтелмәгән сораудан Хәмдия сискәнеп китте.

    ––Бар иде-дип җавап бирде ул.

    ––Ничә тапкыр?

    ––Бер тапкыр.

    ––Бер генә тапкыр? Бик аз бит ул алай Хәмдия апа.

    ––Гомергә йөрәккә уелып калыр өчен кайчак шул да җитә сеңлем.

    ––Ә миңа инде өч тапкыр бүләк иттеләр Хәмдия апа. Миңа алайса тагында тирәнерәк итеп уелыр инде шулаймы-дип бер катлыланып сорады Алинә.

    Хәмдия кызның шатлык тулган күзләрен күреп елмаеп карады.

    ––Йә, әйт әле тиз генә кем инде ул.-дип сорады ул Алинәдән шулай елмаган килеш.

    Алинә бер урында бөтерелеп алды да:

    ––Без аның белән бер группада укыйбыз, авыл егете ул. Чәчәкләре арзанлы билгеле. Чын йөрәктән бүләк ителгән чәчәкләрнең бәһәсе юк бит. Шулаймы Хәмдия апа?

    ––Шулай билгеле. Барлык чәчәкләрнең дә үз матурлыгы бар. Алар барысы да бер бәядә сеңлем.

    ––Беләсезме Хәмдия апа. Самат шундый көчле, киң күкрәкле егет. Чәчләре кап-кара. Миңа карап шундый матур итеп елмая. Ул елмаеп  караса бар тәнем ут кебек кызыша башлый ... .

    Алинә сердәшче табылганына сөенеп апасына беренче мәхәббәте турында сөйләргә тотынды.

    Хәмдия аны читтән генә тыңлап, кызның бәхетенә  сөенеп барды. Кемнәрдер таба, ә кемнәрдер югалта, дөньясы шулай көйләнгән димәк. Ә югалту артыннан табылу да килә. Нәрсә югалтып, нәрсә табасың бит шуны да аңлый белергә кирәк әдәм баласына. 

    Хәмдиянең кинәт күзе тратуар өстендә аунап яткан шоколад кагәзенә күзе төште. Кыз читкәрәк парк эченәрәк күз салды, анда да тагын бер шоколод кагәзе аунап ята иде. Хәмдия шул якка таба атлап китте.

    ––Хәмдия апа сез кая?-дип сорады Алинә, апасының юлы, парк эченә таба борылганлыгын күреп.

    Хәмдия бармагын иреннәренә якын китерде:

    ––Тс-с-с!

    Алинә чарасыздан аңа иярде.

    Шулай икәүләшеп парк эченә үк утеп керделәр дә, шундагы куаклык артына килеп бастылар. Ә куаклыкның каршы ягындагы скамейкада бар дөньясын онытып, сәләмә киемле чандыр гына малай шоколод ашап утыра иде.

    Хәмдия Алинәгә бармагы белән ишәрәләп күрсәтте, син икенче яктан янәсе, кыз аңладым дип башын селкеде.

    Шулай сакланып кына Хәмдия малай утырган скамейкага бер яктан килеп утырды да, баланың  иңеннән кочып алды.

    ––Хоп эләктеңме дус кеше?!

    Малай сикәнеп китте, эшләрнең шәптән түгел икәнен чамалап, ычкынырга теләп алга ыргылды. Тик качып китә алмады шул, Алинәнең кочагына атылып керде.

    ¬¬––Айт кая качасың егет?! –Алинә аның беләгеннән эләктереп алды.

    ––Җибәр.

    ––Ие шулай иткәннәр ди тагын– дип Хәмдия баланың кабат иңеннән кочаклап үз янына утыртты.-Сыпыртабыз гына имә шоколодны Руслан?

    ––Мин аны сатып алдым. 

    ––Кайдан инде? Сафиуллин урамындагы киосктанмы?

    Малай боегып калды.

    ––Ник бер үзең генә тәмле шоколод белән сыпйланып утырасың әле син егет? Кызларны сыйларга бер дә исәбең юк ахыры синең?

    Руслан куеныннан ике плитка чыгарып кызлар кулына тоттырды:

    ––Ашагыз! Мин саран түгел!

    ––Үзең сатып алмагач саран түгел билгеле-дип авызын ерды Хәмдия шоколодны кагәзеннән арындыра-арындыра.

    ––Рәхмәт-диде Алинә дә шоколод плиткасын кулына алып.

    ––Әбиеңне күрә алдыңмы соң әле Руслан?

    Малай көрсенеп куйды.

    ––Әби үлде.

    ––Кайчан?

    ––Кичә,  комунальныйлар  җирләделәр аны. Миңа да әбине карап калырга рөхсәт ителәр.

    Хәмдия кызганып малайга карады. Менә  шушы зур,  миллиардлаган кеше яшәгән дөньяга тагын бер япа ялгыз калган җан өстәлде. Бер үзе бит, бер үзе генә бу кечкенә кеше. Аның өчен борчылып. Аның өчен җан атып беркемдә яшәми. Нишләр инде ул хәзер?

    Тынлыкны бозып Руслан Хәмдиягә сорау бирде:

    ––Син мине кабат балалар йортына озатачаксың инде шулаймы?

    Хәмдия кирәкле җавапны таба алмыйча торды. Шул вакыт Алинә апасын коткарырга булды.

    Малайның кулыннан алды :

    ––Әйдә безнең белән!

    ––Кая?

    ––Әйе, әйдә безнең белән Руслан, бергә яшәрбез. Ризамы? Венера әбиең  дә сине алып кайтырга кушты, Идрис бабаң да Русланны  балыкка алып барам диде.

    Малайның күзләре зурайды:

    ––Чынлапмы?

    ––Әйе инде чынлап!-дидеп җавап бирде апасы өчен Алинә.

    ––Юк чынлап мине башка кире балалар йортына озатмаячаксыңмы?-дип кабат Хәмдиядән сорады малай.

    ––Бер кайчанда Руслан, башка бер каяда китмичә безнең белән яшәрсең. Мин менә, әнә Алинә апаң, әби белән бабай. Без бердәм зур гайлә булып яшәрбез. Ризамы?

    Руслан кабалана-кабалана куенындагы шоколодларын бушатырга тотынды.

    ––Алайса, алайса, алайса сез минем иң якын дусларым буласыз, мәгез ашагыз кызлар.

    Хәмдиянең дә Алинәнең ә күзләре яшләнде.

    ––Ә. Менә шоколодны күп итеп ашарга ярамый, тешләрең дә бозылыр, эчең дә авыртыр. Боларын да кире илтеп бирергә, ашалган кадәрлесенең хакын да түлисе  булыр Руслан. Аннары син башка урлашмыйм дип егетләрчә сүз дә бирергә тиешсең.

    ––Син миңа әни булырга җыенасың ахырысы! -дип Хәмдиядән сорап куйда малай, кире шоколад плиткаларын куенына тутырганда.

    ––Ник, әни булсам ярамый мени?

    ––Ә сез миңа шоколод ашыйсым килгәндә сатып алып бирерсезме соң?

    ––Бирербез инде, бирербез-дип бу юлы Алинә елмаеп җавап бирде.

    Малай көрсенеп куйды да:

    ––Ну ярар алайса башка урлашмыйм –дип егетләрчә вәгъдә бирде.

    Алинә Русланга кулын сузды:

    ––Киттекме?

    Малай кызларның уртасына кереп басты,  икесендә җитәкләп алды:

    ––Киттек!

     Әйе тормыш кичәге, яки бүгенге көн белән генә бармый. Ә алдагы көннәргә ышаныч белән карау өчен, әдәм баласы үз алдына максат куярга тиеш. Үткәне-үткән. Киләчәге алда. ә Хәмдиянең киләчәге бар, чөнки ул үз алдына максат куйды. Һәм шуны үтәр өчен бер тамчы көчен кызганмаячак. Аның хәзер җиткән кызы белән кечкенә улы бар. Юк  яшь әни аларны ялгыз чәчкә кебек юл читенә ташлап калдырмаячак. Балаларга зур тормышка аяк басып, чәчәк атарга ярдәм итәчәк ул. Ә бу киләчәккә ышаныч дигән сүз. 

    Хәмдия яныннан тик кенә атлап бара алмыйча төрткәләшеп барган балаларының уенына үзе дә сизмәстән кушылып, алар белән бергә чабып китте. Көзге тыңлыкка чумган шәһәр паркында шатлыктан көлешкән тавышлар яңгырады.

    Ә юл читенә көзнең салкынына бирешеп шиңә башлаган чәчәкләр бик күп иде әле.

    Зиннур Тимергали

     

     

     

     

     

     

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: