erid:2VtzquqpS7d
Венера Шәмиева ничек дингә килүе һәм иң зур хыялы турында сөйләде
Язмышлар...

Венера Шәмиева ничек дингә килүе һәм иң зур хыялы турында сөйләде

Татар эстрадасы җырчысы Венера Шәмиева ничек дингә килүе, ничә ел элек яулык ябуы, күңелендә йөрткән уй-хыяллары, теләкләре турында сөйләде ("Шәһри Казан").

 

“Син дингә ничек килдең?” – дигән сорауны еш кына бирәләр миңа. Бу сорауга: “Аллага шөкер, Аллаһ Тәгаләм мине сөекле колларыннан күрергә теләде, шуңадыр”, - дип җавап бирәм. 

Ястү намазын укый башлаганыма 15 елдан артып киткән, 5 вакыт намаз укыганыма 8нче ел, яулык япканыма 5нче ел киткән...
Аллаһыма сыенып, әкрен генә, ләкин арткан борылып карамаслык ныклы адымнарым белән Аллаһыма барышым...

Алда әле зур хыялым – Олы хаҗ, теләгемнең иң зурысы – ирем, әти-әниләрем, якыннарым аша Аллаһымның ризалыгына ирешү һәм хыялларымның иң-иң зурысы – кыямәт көнендә Аның йөзен күрү. Раббым хәерле гомерләр генә насыйп итсен”, - дип язган Венера Шәмиева.

З

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/venera-shmieva-nichek-ding-kile-m-i-zur-khyyaly-turynda-sylde

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев