Резеда Хәкимҗанова автор яңалыклары
-
Арча районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады: 155 чыгарылыш сыйныф укучысы олы тормышка аяк баса
Арча районы мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Быел район буенча 772 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллаша. Аларның 617се – тугызынчы, 155е унберенче сыйныфны тәмамлый.
-
Арчада волонтерлар шәһәрдә төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярдәм итә
Арчада “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысаларында волонтерлар халыкны төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярләм итә.
-
“Милли аһәң”: Арчада мәдәни мирасны танытуга багышланган бәйге узды
Бүген “Казан арты” музеенда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.
-
Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды
Тантаналы митинг белән башланган бәйрәм балалар тарафыннан хәрби хезмәткә озату йоласын сәхнәләштерү белән тәмамланды.
-
Тарих чылбыры өзелмәсен: Үрнәктә Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә истәлекле урын булдырдылар
Үрнәктә Бөек Ватан сугышы вакытында шушы бистәдә эшләгән госпитальдә һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә истәлекле урын булдырдылар
-
Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп: Арчада “Мөмкинлекләр фестивале” узды
Арча педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мөмкинлекләр фестивале” узды.
-
Һөнәрләр дөньясына беренче адым: Арчада балалар өчен үзенчәлекле фестиваль узды
Арча педагогика көллиятендә быел беренче тапкыр сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кече яшьтәге балалар өчен “Һөнәр белән танышу фестивале” узды. Ул “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионаты кысаларында оештырылды.
-
Арча районы бөтенроссия “Россия сулары” акциясенә кушылды
Бүген, 17 апрельдә, бөтен Россиядә “Россия сулары” акциясенә старт бирелде. Арча халкы бердәм булып Казансу елгасы ярларын чүптән арындырды.
-
“Милли аһәң”: Арчада мәдәни мирасны танытуга багышланган бәйге узачак
13 майда Арча районы инвалидлар җәмгыяте «Казан арты» тарих-этнография музее белән берлектә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен иҗади бәйге оештыра.
-
Арча тарихы инглиз телендә: укучылар фәнни эзләнүләр аша мирасны яңарта
Арча районында “Арча: кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дип исемләнгән дүртенче тапкыр уздырылган фәнни-гамәли конференция быел да яшь буынның туган як тарихына булган кызыксынуын күрсәтте. Чараның үзенчәлеге шунда – чыгышлар һәм эшләр барысы да инглиз телендә барды.
-
“Арск-информ” коллективы өмәгә чыкты
Арча районында язгы чорга әзерлек кысаларында территорияләрне тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Әлеге эшчәнлектә төрле оешма-предприятиеләр белән беррәттән редакция хезмәткәрләре дә актив катнаша.
-
Бүген Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула
27 мартта Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула.
-
Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Кичәгә килгән укучылар Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең заманчалаштырып язылган вариантын кызыксынып тыңлады.
-
2027 елда һәр татарстанлы “Ядкәрь” порталында үз шәҗәрәсен карый алачак
Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәр татарстанлының нәсел шәҗәрәсен булдыру максатында “Ядкарь” проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Арча үзәк китапханәсендә узган очрашуда архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Очрашу барышында төп игътибар гаилә тарихын өйрәнүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм бу эшкә яшь буынны җәлеп итүгә юнәлтелде.
-
Бүген Арчада салым инспекциясе бүлек җитәкчесе халыкны кабул итә
Бүген Арча күпфункцияле үзәгендә Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5нче инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин халыкны кабул итә.