erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча районы бөтенроссия “Россия сулары” акциясенә кушылды

Бүген, 17 апрельдә, бөтен Россиядә “Россия сулары” акциясенә старт бирелде. Арча халкы бердәм булып Казансу елгасы ярларын чүптән арындырды.

Бүген, 17 апрельдә, бөтен Россия халкы яр буйларын чистартуга юнәлдерелгән “Россия сулары” акциясенә кушылды. Ул Россиянең төрле төбәкләре һәм Татарстан Республикасы районнары белән видеоконференция режимында старт алды.

“Ел саен илебезнең миллионлаган кешесе сулыклар ярларында җыела, табигать кочагында вакыт үткәрә һәм су объектларын аларның табигый халәтенә кайтару өчен уртак эш алып бара. Быел без акцияне Татарстан Республикасыннан башлыйбыз, – диде Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков экраннан. – Ул әлеге юнәлештә лидерларның берсе булып тора. Бүген акциягә илебезнең барлык төбәкләре кушыла”.

Арча районы исеменнән акциядә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин сәламләде

“Бүген безнең район горурлык белән Бөтенроссия «Су России» акциясенә кушылды, – диде ул. – Без Казансу елгасы ярларына чыгып, илебезнең су байлыкларын саклауга үз өлешебезне кертәбез. «Россия сулары» акциясе 2014 елдан бирле миллионлаган кешеләрне берләштерә. Бүген безнең районда 150 дән артык кеше елга ярларын чистартуга чыкты. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилее быелгы чарага аерым мәгънә өсти. Ул үз иҗатында туган ягыбызның матурлыгын һәм чисталыгын данлады. Бүген без, ярларны чистартып, шагыйрь өчен кадерле булган табигый мирасны саклыйбыз”.

Тантаналы өлештән соң бар акциядә катнашучылар бердәм булып Казансу ярына таралды. Алар яр буйларын чүп-чардан, корыгын ботаклардан арындырды.

“Россия сулары” акциясе – ил күләмендәге әһәмиятле экологик башлангычларның берсе булып тора. Ул су объектлары ярларын чистарту, табигатьне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культураны үстерү максатын куя. Күпьеллык тәҗрибәсе дәлилләгәнчә, әлеге акция елдан-ел киңрәк колач ала, ә Татарстан Республикасы инде бишенче ел рәттән “Россия сулары” акциясенең лидеры булып тора. 2025 елда гына да безнең республикада яр буйларын чистартырга 410 мең кеше чыккан булган. Бу эш быел да актив рәвештә дәвам итә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев