erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Урта Сәрдәдә Илсур Шәйхетдинов исеме мәңгеләштерелде

Урта Сәрдәдә Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды, аның истәлегенә көрәш ярышлары узды.

Кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, кеше күңелендә аның туган җире аерым урын тота. Ә кайбер шәхесләр туган якны йөрәкләрендә генә саклап калмыйча, аның үсешенә, кешеләр тормышының яхшыруына да үзләреннән зур өлеш кертә. Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган төзүчесе, якташыбыз Илсур Шәйхетдинов әнә шундый шәхесләрнең берсе булган.

 

Туган ягы өчен җан атты

«Гади тракторчыдан зур җитәкчегә кадәр күтәрелгән кеше, – дип искә ала Илсур аганы ТР Дәүләт Советы депутаты, Урта Сәрдәдә туып үскән Ренат Вәлиуллин. – Аның авылга керткән өлеше бик зур. Ул Урта Сәрдә һәм Урта Аты юлын күтәрткән кеше. Илсур абыйның тагын бер үзенчәлеге – ул безнең барыбызны берләштерә белде, ул авылны яратты, кешеләрне яратты».

Илсур Шәйхетдинов 32 магистраль нефть-газ үткәргече төзелешендә катнаша. Алар арасында Әлмәт–Горький, Минзәлә–Казан, Бохара–Урал, Идел буе–Үзәк үткәргечләре дә бар. Көнбатыш Себердә үткәргеч торбалар сузганда, аның җитәкчелегендәге бригада зур диаметрлы торбаларны  эретеп ябыштыруның өр-яңа ысулын куллана. Бу технология сазлык аша беренче поляр буе трассасын уздыру мөмкинлеге бирә.

«Кайда гына яшәсә дә, туган ягын, туган җирен беркайчан да онытмады. Шушы якларга әйләнеп кайткач, Сеҗе ягыннан башлап Әтнәгә кадәр тауларны кисеп, күпме юллар төзетте, Арча тавын кисеп ясаган юл гына үзе ни тора, Сәрдәгә 8 км араны күтәртеп бирде. Һәрбер эшләгән эшен яратып башкарды», – ди Илсур Шәйхетдиновның хезмәттәше Ядкәр Мөхәммәдиев.

Элмә такта ачылды

 

Узган шимбәдә Илсур Шәйхетдинов укыган Урта Сәрдә мәктәбендә аның исемен мәңгеләштерелде – аның истәлегенә элмә такта куелды.

Хөрмәтле кунаклар Социалистик хезмәт герое Илсур Шәйхетдинов истәлегенә ачылган элмә такта янында
Хөрмәтле кунаклар Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов истәлегенә ачылган элмә такта янында

 

Тантанада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Илсур Шәйхетдиновның гаиләсе, авылдашлары катнашты.

«Бүгенге вакыйга зур тарихи әһәмияткә ия, чөнки каһарманнарыбыз турында истәлек мәңге сакланырга тиеш. Якташыбыз Илсур Шәйхетдинов кебек Социалистик Хезмәт Геройлары  яшьләребезгә һәрвакыт үрнәк булып тора», – диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Якташыбыз Илсур Шәйхетдинов кебек Социалистик хезмәт геройлары  яшьләребезгә үрнәк булып торырга тиешлеген искәртте
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов якташыбыз Илсур Шәйхетдинов кебек Социалистик Хезмәт Геройлары  яшьләребезгә үрнәк булып торырга тиешлеген искәртте

 

Бу изге эшнең башында Урта Сәрдәдә туып үскән “ТехноАрск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин тора. Герой якташы исемен мәгеләштерү уе аңа аның истәлекләре тупланган китапны укыганнан соң килә. Җитәкчеләр белән киңәшкәннән соң тантананы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында үткәрергә дигән фикергә киләләр.

«Социалистик Хезмәт Герое исеме Советлар Союзында 20 мең кешегә генә бирелгән. Алар арасында безнең авылда укыган якташыбыз булу – авыл өчен бик зур шатлык, – дип сөйләде тантанада Нәҗип Гатауллин үзе. – Без олыларны һәм яшьләрне ихтирам итәргә тиеш».

«Илсур бик көчле, бик белемле, бик тәртипле кеше иде, аны искә алган һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Илсур аганың тормыш иптәше Дания Шәйхетдинова. – Бөтен кесәсендә аятьләр йөртте, бөтен эшен Аллаһ исеме белән башлады. Зиратлар, чишмәләр каратты. Аның эшләгән эшләрен санап кына бетерә торган түгел».

Илсур Шәйхетдиновның тормыш иптәше Дания ханым ире турындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклашты һәм бу бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә зур рәхмәтен җиткерде
Илсур Шәйхетдиновның тормыш иптәше Дания ханым ире турындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклашты һәм бу бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә зур рәхмәтен җиткерде

 

Герой истәлегенә көрәш ярышлары

 

Бәйрәм Илсур ага истәлегенә балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярвышлары белән дәвам итте. Ул икенче ел рәттән шушы авылда туып үскән эшмәкәрләр Нәҗип Гатауллин һәм Гомәр Гәрәев ярдәмендә уза. Ул хәзер традицион бәйгегә әйлләнде. Без бу турыда язган идек.

 

Көрәш бик киеренке барды. Яшьләрнең сынатасы килмәде
Көрәш бик киеренке барды. Яшьләрнең сынатасы килмәде

«Бу ярышлар безнең матур гадәткә әйләнеп бара. Узган ел без Нәҗип Гатуллин белән ел саен август аенда көрәш ярышлары уздырырбыз, дип сөйләшкән идек. Рәхмәт иганәчеләргә, оештырчыларга, – диде район башлыгы Алмаз Хсиаметдинов һәм авыл халкына күңелле яңалык җиткерде. – Авылга турыдан килә торган юл эшләүне без программага керттек. Юл булыр, дип өметләнәбез. Махсус хәрби операциядә булган егетләребез тизрәк туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсын, күк йөзебез гел аяз булсын».

 

Урта Сәрдәдәге көрәш мәйданына Арча, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе, Яр Чаллы, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнарыннан 62 яшь көрәшче җыелды.

 

«Әти үзе дә көрәшне бик ярата иде. Спорт, көрәш аңа көч бирә иде. Аның үрнәгендә мин барлык яшьләрне дә спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Ул рухны күтәрә», – дип Илсур Шәйхетдиновның улы Марат Шәйхетдинов катнашучыларга уңышлар теләде.

Ярыш барышында егетләр төрле үлчәү авырлыкларында бил алышты. Һәр көрәшче үз авырлыгында җиңү өчен көрәште. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Көрәш ярышларының җиңүчеләре исемлеге

  • 36 кг:
  1.  Шакиров Сәлим (Балтач)
  2.  Нурьязанов Салават (Арчаның 5нче гимназиясе)
  3.  Мөхетдинов Фәнзил (Наласа), Йосыпов Илсаф (Балтач)
  • 40 кг:
  1.  Ахунов Самир (Арчаның 6нчы мәктәбе)
  2.  Хусаинов Раяз (Түбән Мәтәскә)
  3.  Калимуллин Булат (Арчаның 6нчы мәктәбе), Ахметгалиев Данияр (Яңа Кырлай)
  • 45 кг:
  1.  Минуллин Раяз (Чиканас)
  2. Аглиуллин Әмир (Наласа)
  3. Ахмедзянов Руслан (Арчаның 5нче гимназиясе), Ишмуратов Әмирхан (Әтнә)
  • 50 кг:
  1.  Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
  2.  Хакимов Риназ (Әтнә)
  3.  Гарипов Вильдан (Лесхоз), Файзрахманов Әмирхан (Арчаның 5нче гимназиясе)
  • 55 кг:
  1. Ибатуллин Мәүлит (Кукмара)
  2. Мухаметшин Ильяр (Арчаның 6нчы мәктәбе)
  3. Хамидуллин Марсель (Балык Бистәсе), Хакимуллин Нияз (Арчаның 6нчы мәктәбе)
  • 60 кг:
  1. Мөхетдинов Әнгам (Наласа)
  2.  Гиззатуллин Алмаз (Наласа)
  3.  Порфильев Никита (Биектау), Нурьязанов Эмиль (Арчаның 5нче гимназиясе)
Ярышта республикакәүләм җәйгеләрдә җиңгән батырлар да катнашты. Алар арасында Әнгам Мөхетдинов үз үлчәү категориясендә бу турнирда да җиңү яулады
Ярышта республикакәүләм бәйгеләрдә җиңгән батырлар да катнашты. Алар арасында Әнгам Мөхетдинов үз үлчәү категориясендә бу турнирда да җиңү яулады
  • 65 кг:
  1.  Искандаров Ильяс (Арчаның 6нчы мәктәбе)
  2.  Рахимов Ислам (Биектау)
  3.  Загидуллин Әмир (Казанбаш), Наимов Абдуллах (Әтнә)
  • 70 кг
  1. Юсупов Ислам (Балтач)
  2.  Мугинов Рүзәл (Яр Чаллы)
  3. Галлямов Данил (АПК), Нуриев Марат (Арча)
  • 80 кг:
  1.  Искандаров Ислам (Арча)
  2.  Ильясов Инзиль (Яшел Үзән)
  3.  Мирзакасимов Жасурбек (Курса-Почмак), Гайфуллин Альфред (Әтнә)
Бәйгедә бертуган абыйлы-энеле Искәндәровлар матур көрәш алымнары күрсәтеп, үз үлчәү категорияләрендә батыр калдылар
Бәйгедә бертуган абыйлы-энеле Искәндәровлар матур көрәш алымнары күрсәтеп, үз үлчәү категорияләрендә батыр калдылар
  • 90 кг:
  1. Юсупов Ильсаф (Лесхоз)
  2.  Ситдиков Ислам (АПК)
  3. Лотфуллин Кәрим (Арчаның 6нчы мәктәбе)

Командалар арасында Арча районы командасы беренче урынны алды. Икенче урын – Әтнә районы, өченче урын – Балык Бистәсе районы командасында.

 

Командалар арасында Арча районы командасы беренче урынны алды. Икенче урын – Әтнә районы, өченче урын – Балык Бистәсе районы командасында.
Командалар арасында Арча районы командасы беренче урынны алды. Икенче урын – Әтнә районы, өченче урын – Балык Бистәсе районы командасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев