Урта Сәрдәдә көрәш бәйгесе ел саен узачак
Бу хакта бүген биредә үткән яшь көрәшчеләр турнирында аның спонсорлары «ТехноАрск» җәмгыяте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин һәм үзе дә атаклы көрәшче»СК Автострой»җәмгыяте генераль директоры Гомәр Гәрәев хәбәр итте.
Мондый зур турнир Урта Сәрдә авылында беренче тапкыр уздырыла. Шулай булуга карамастан , ул бик яхшы оештырылган. Яшь көрәшчеләр (бәйге 18 яшькә кадәргеләр арасында узды) Арчадан гына түгел,Әтнә, Балтач,Биектау һәм Кукмара районнарынан да килгән иде.
Ул мәктәп каршындагы мәйданда ачык һавада үтте һәм чын мәгънәсендә авыл бәйрәменә әверелде. Көрәш карарга сабыйлардан алып өлкән яшьтәге агайлар, ак яулыклы апаларга кадәр җыйналган. Аны бик матур теләкләре,изге Коръән аятьләре белән авылның мөхтәрәм аксакалы, имам-хатибы Нәкыйф хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде.
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үзе дә биредә.Ул яшь көрәшчеләргә, бәйгенең иганәчеләре,аны оештыруга өлеше кергән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.
Көрәш көне буе диярлек барса да ялыктырмады.Яшь көрәшчеләрнең бөтен көчен,сәләтен куеп бил алышуын,тренерлар,әти-әниләр һәм җанатарларның чын күңелдән аларга көч-куәт биреп торуларын күрү үзе бер кабатланмас манзара!
Бар әле безнең өметле яшьләребез һәм аларны тәрбияләүче, гел үсендереп,ярдәм итеп торучы җитәкчеләр. Районның көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев әйткәнчә,мондый турнирларны уздыру буенча Арча республикада аерылып тора.Шуңа күрә дә яшләребез арасында Татарстан гына түгел,Россия,хәтта дөнья чемпионнарыбыз да бар.
Бүгенге бәйгедә дә Арча егетләре сынатмады: иң күп призлы урыннарны алып команда беренчелеген яулады. Икенче урында Кукмара,өченчедә Балтач командасы.Яшь батырларны район җитәкчесе,бәйгенең иганәчеләре бүләкләде.Афәрин егетләр.Киләчәктә дә районыбыз данын югары күтәрерсез дип ышанып калабыз.
Көрәш ярышларының җиңүчеләре
30 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Сәлим Шакиров (Балтач)
2 урын – Раяз Шакиров (Наласа)
3 урын – Ильяс Гыйниятов (Иске Чүриле)
Даян Әхмәдуллин (Балтач)
36 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Сәмир Ахунов (Арчаның 6нчы мәктәбе)
2 урын – Илназ Галәветдинов (Үрнәк)
3 урын – Раяз Хөсәенов (Түбән мәтәскә)
Нәфис Хәйриев (Казанбаш)
40 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Руслан Әхмәтҗанов (Арчаның 5 нче гимназиясе)
2 урын – Раяз Минуллин (Яңа Кырлай)
3 урын – Әмир Әһлиуллин (Наласа)
Данияр Әхмәтгалиев (Яңа Кырлай)
45 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш)
2 урын – Вилдан Гарипов (Үрнәк)
3 урын – Артур Трефилов (Иске Чүриле)
Риназ Хәкимов (Әтнә)
50 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә)
2 урын – Азиз Мирзакасыймов (Курса-Почмак)
3 урын – Нияз Хәкимуллин (Арчаның 6 нче мәктәбе)
Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара)
55 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Әнгам Мөхетдинов (Наласа)
2 урын – Рүзәл Сабирҗанов (Кукмара)
3 урын – Рәнис Газыймов (Әтнә)
Эмиль Нурьязанов (Арчаның 5нче гимназиясе)
60 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Ильяс Искәндәров (Арчаның 6нчы мәктәбе)
2 урын – Әхәт Әскәров (Балтач)
3 урын – Нияз Хәлиуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе)
65 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Ислам Рәхимов (Биектау)
2 урын – Марат Нуриев (Арчаның 6нчы мәктәбе)
3 урын – Әмир Заһидуллин (Казанбаш)
Камил Хәйдәров (Кукмара)
70 кг үлчәү авырлыгында:
1 урын – Роман Романов (Биектау)
2 урын – Альмир Мөхәмәтҗанов (Арча педагогия көллияте)
3 урын – Аяз Йосыпов (Балтач)
Фәннүр Ибәтуллин (Кукмара)
70 кгнан югары үлчәү авырлыгында:
1 урын – Ислам Искәндәров (Арчаның 6нчы мәктәбе)
2 урын – Ислам Ситдиков (Арча педагогия көллияте)
3 урын – Дамир Әхмәдиев (Курса-Почмак)
Кәрим Лотфуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев