erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә

Хәрәкәт уңай энергия бирә.

Гөберчәк авылында яшәүче Алия Шәймәрданова Арча стадионында физкультурачылар көнендә улы Илсаф һәм туганы Рәниф белән гаилә эстафетасында катнашты. Ул Сикертән мәктәбендә укытучы булып эшли, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе. 

"Улыбыз Илсаф туризм, чаңгы, волейбол белән шөгыльләнә,  - дип сөйләде Алия ханым. - Энекәшебез Рәниф спортның бөтен төрен ярата: волейбол, чаңгы, туризм, футбол. Гаилә белән үткәрелә торган мондый ярышларда катнашырга кирәк.  Бу үзенә күрә бер бәйрәм, без монда ял итеп, уңай энергия алып, башкалар белән аралашып, күңелле итеп вакытны үткәреп кайтабыз. Башкалар да сәламәт тормыш рәвеше алып барсыннар иде"

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев