erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда пилотсыз технологияләр буенча чемпионатның беренче этабы узды

Спортчылар һәм кунаклар өчен алдан теркәлү 28 августка кадәр рәсми сайтта ачык. Катнашуга мобиль Гейминг буенча командалар, шулай ук барлык юнәлешләр буенча спортчылар һәм конструкторлар чакырыла.

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Кибер Парк Арена» киберспорт аренасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча беренче чемпионатның беренче этабы узды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тантаналы ачылышта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ИТ-парк директоры Руслан Власов һәм Россия компьютер спорты Федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Чекашов катнашты.

Беренче этап - мобиль гейминг (Mobile Legends: Bang Bang) кысаларында 17 команда катнашты, шул исәптән Индонезиядән дә катнашучылар командасы. Дисциплинаның приз фонды 500 мең сум тәшкил иткән. ТУЛЫРАК

 


Нет комментариев