erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан шәһәр һәм Республика Көнен концертлар, фестивальләр һәм салют белән билгеләп үтәчәк

30 августта Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды.

Аңа концертлар, фестивальләр, театр куелышлары, спорт һәм гаилә чаралары, күргәзмәләр һәм мастер-класслар керәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов сөйләде.

Быел бәйрәм чараларын «Татарстан гашыйк була» һәм «Казан гашыйк була»дигән гомуми концепция берләштерәчәк. Вакыйгалар Татарстан башкаласының барлык районнарын да колачлый, программаның бер өлеше әле 30 августка кадәр старт ала. Инде 17 августта ел саен үткәрелә торган «Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы» шәһәр иҗат конкурсы башлана. Сайлап алу турлары Казан районнарында узачак, аларның графигын район администрацияләренең социаль челтәрләрендә күзәтеп була.

25 августтан 30 августка кадәр Мәрҗани урамында ел саен үткәрелә торган «Печән базары»заманча татар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Тулырак моннан таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев