Арча районында “Арча: кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дип исемләнгән дүртенче тапкыр уздырылган фәнни-гамәли конференция быел да яшь буынның туган як тарихына булган кызыксынуын күрсәтте. Чараның үзенчәлеге шунда – чыгышлар һәм эшләр барысы да инглиз телендә барды.
Арчаның бишенче гимназиясендә “Арча: кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дигән фәнни-гамәли конференция узды. Быел дүртенче тапкыр уздырылучы конференциягә барысы 20 эш кабул ителеп, шуларның унбере сайлап алу этабын узган. Чыгыш ясаучылар арасында Арчаның беренче, алтынчы, Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Сикертән мәктәпләре, бишенче гимназия укучылары бар иде.
Конференциянең төп үзенчәлеге шунда – барлык эшләр дә инглиз телендә башкарылып, чыгышлар да инглиз телендә тәкъдим ителде.
“Укучылар бик зур эш башкарган. Барлык чыгышлар да бик эчтәлекле һәм кызыклы иде, – ди район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Мәсәлән, Арчаның беренче мәктәбе укучылары районда булган чишмәләр тарихына тукталса, алтынчы мәктәп укучылары шәһәрнең архитектура мирасын өйрәнеп, Сызгановлар һәм Капраловлар йортлары, әдәбият һәм сәнгать музее бинасы тарихын тәкъдим итте. Иске Ашыт авылы һәм елгасы тарихы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз батырлыгы, язучы Халидә Фәйзрахманова иҗаты – конференциядә яктыртылган темаларның барысы да тарихи хәтерне саклауга һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга бер адым булып тора”.
Конференциянең нәтиҗәсе булып укучыларның чыгышларын берләштергән аерым җыентык торачак. Быел бу инде дүртенче җыентык булачак. Моны эксклюзив җыентык дип атап булыр иде, чөнки анда башка беркайда да булмаган районыбыз тарихына, районыбызда яшәгән данлыклы шәхесләргә, геройларга багышланган мәкаләләр урын ала. Һәм алар барысы да инглиз телендә.
“Җыентыкның электрон вариантын чыгарабыз, сайтка урнаштырабыз. Чыгышлар барысы да бик матур, эчтәлекле, аларны китап итеп тә бастырасы килә. Тик бу эш чыгымнар таләп итә. Шуны китап итеп чыгаруда матди ярдәм күрсәтүче булса, бик әйбәт булыр иде”, – ди Алия Фәйзрахманова.
Фәнни-гамәли конференция елдан-ел киңәя, камилләшә. Ул яшь буында туган як тарихына кызыксыну уяту, мәдәни мирасны саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә әһәмиятле мәйданчык булып тора.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев