Һөнәрләр дөньясына беренче адым: Арчада балалар өчен үзенчәлекле фестиваль узды
Арча педагогика көллиятендә быел беренче тапкыр сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кече яшьтәге балалар өчен “Һөнәр белән танышу фестивале” узды. Ул “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионаты кысаларында оештырылды.
Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле балаларның җәмгытькә яраклашуы, аларда һөнәргә карата кызыксыну тудыру мөһим роль уйный. Шул максатта һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе ел саен үткәрелә торган сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылучы “Абилимпикс” чемпионаты. Ел саен узучы әлеге чемпионатта райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулый. Быел беренче тапкыр әлеге чемпионат кысаларында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Һөнәр белән танышу” фестивале узды.
«Бүгенге һөнәрләр белән танышу фестивале “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабы кысаларында уздырыла. Бүген сез төрле һөнәрләр белән танышачаксыз, – дип фестивальгә килүчеләрне сәламләде Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Бәлки кемдер соңрак шушы юнәлешләрнең берсен үзенең киләчәк һөнәре итеп сайлар. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, шуны онытмагыз: сәләтсез кешеләр юк. Сезнең һәрберегез сәләтле. Тик ул сәләтне табарга һәм үстерергә кирәк. Мин быел республикада, безнең көллияттә беренче тапкыр уздырылучы һөнәрләр белән таншыу фестивале дә матур традициягә әверелер дип ышанып калам. Шулай ук катнашучыларны озатып килгән кешеләргә дә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, чөнки сез “Абилимпикс” хәрәкәтен үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Без бүген «Һөнәрләр» фестиваленең яңа битен ачабыз. Һәм мин без ел саен очрашырбыз һәм яшь буынга һөнәр сайлауда дөрес юл табарга ярдәм итәрбез дип ышанам».
Татарстан Республикасында “Абилимпикс” хәрәктен үстерү үзәге менеджеры Айгөл Касыймова барлык катнашучыларга, остазларга, әти-әниләргә, экспертларга, волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Ел саен җыелып балаларның сәләтләрен, мөмкинлекләрен ача алсак иде, һәркем үзенең киләчәк һөнәрен, үзенә якын өлкәне сайлый алса иде”, – дип теләде ул.
Арча педагогия көллиятендә 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар “Сынлы сәнгать”, “Яшь вокалист”, “Адаптив физик культура буенча яшь инструктор” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча белемнәрен сынады. Арча, Мамадыш, Норлат, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән барысы 47 бала килгән иде.
«Без бүгенге фестивальгә 8 бала алып килдек. Алар “Адаптив физкультура”, “Ыргак белән бәйләү”, “Сынлы сәнгать” юнәлешләре буенча катнаша, – диде Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова. – Безгә тернәкләндерү узарга килгән балалар белән хезмәт дәресләрендә һәр баланың мөмкинлекләреннән чыгып әзерләнәбез. Шулай ук “Абилимпикс” чемпионатында да гел катнашып киләбез. Уңышларыбыз, җиңүләребез дә бар».
Фестивальдә эшләүче экспертлар – тәҗрибәле педагоглар һәм белгечләр – һәр катнашучы белән аерым эшләде. Алар тарафыннан әзерләнгән биремнәр балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев