erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тарих чылбыры өзелмәсен: Үрнәктә Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә истәлекле урын булдырдылар

Үрнәктә Бөек Ватан сугышы вакытында шушы бистәдә эшләгән госпитальдә һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә истәлекле урын булдырдылар

Бөек Җиңү көне алдыннан Үрнәктә тарихи хәтерне яңарту юнәлешендә зур эш башкардылар. Үрнәк бистәсендә (Наратлык) Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән госпитальдә һәлак булган һәм шунда җирләнгән хәрбиләр истәлегенә багышланган истәлекле урынга нигез салдылар. Әлеге госпитальлгә фронттан авыр яраланган, операция ясау мөмкин булмаган солдатлар китерелә торган булган.

Ул урында истәлек билгесе элек тә булган, үз вакытында Равил Миннебаев аны яңарткан да булган. Быел исә, Җиңү бәйрәме алдыннан, әлеге урынны яңадан тәртипкә китерү эшләре башланды. Бистәдә яшәүче хөрмәтле ветеран-укытучы Светлана Бахтиярова, Эльмира һәм Алмаз Галимовлар, Зөлфия һәм Игорь Кочуровлар, Илнар һәм Алсу Вәлиуллиннар гаиләләре һәм балалар тырышлыгы белән истәлекле урынны чүп-чардан арындырып, коймалап алдылар.

“Без килчәктә дә төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә уйлыйбыз. Шулай ук истәлек ташы урнаштырырга да планлаштырабыз, – диде Светлана Бахтиярова. – Башлангычның төп максаты — яшь буынга сугыш еллары тарихын җиткерү, Ватан өчен көрәшкән һәм һәлак булган кешеләрнең истәлеген саклау”.

Тик бүгенгә кадәр Үрнәктәге госпиталь, анда дәваланган яралылар һәм шул чор кешеләре турында мәгълүмат бик аз сакланган. Әлеге тарихи битләрне тулыландыру өчен истәлекләр туплау дәвам итә. Әгәр сездә бу турада нинди дә булса мәгълүмат булса, Светлана Бахтияровага мөрәҗәгать итә аласыз. Аның телефоны: 89172815497.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев