Минем әтием – әфганчы!
Ана да – бөек исем, ата да, әби-бабай да... Аларның һәрберсен бик каты яратасың, сагынасың, кадерлисең. Әни – бөек исем. Әти – бөекләрнең дә бөеге! Минем әтием – Әфганчы! Мин әтием белән горурланам.
Минем әтием – Шәйхиев Зөлфәт Нуретдин улы. Ул 1968 нче елның 13нче гыйнварында, табигатьнең иң матур җире, Арча районы Шура авылында өченче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала тәрбияләнәләр. 1975нче елда Шура сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Шулай итеп, аның балачагы Шура урамнарында, челтерәп аккан чишмә буйларында, аллы-гөлле чәчәккә күмелгән болын буйларында үтә. Әтием кечкенәдән табигатьне ярата, аның матурлыгына сокланып үсә. Әтием эш сөючән,тырыш бала булып үсә. Табигатьнең матурлыгы, кеше туган җиреннән аерылып киткәч, аның өчен иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әверелә, – дип әйтә минем әтием.
1983нче елда Шура сигезьллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Үрнәк авылында урнашкан СПТУ-77 учелищесына укырга керә. Җәйге ял вакытларында туган авылына кайта һәм комбайнер булып эшли. 1986нчы елда ул “тракторист-машинист широкого профиля с умением выполнять раб.слес.-ремонты” дипломы алып чыга.
Шул ук елның 15нче ноябрендә Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алына. Благовещенск шәһәрендә 1 ай учебкада булганнан соң аны Райчихинск шәһәренә 3 айга прожектористка укырга җибәрәләр. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, туган илне сакларга ант биргән. Аннан кире Благовещенскига кайтып, шунда 5нче заставада хезмәт итә. «1 ел буе Кытай белән СССР чиген сакладык», – дип искә ала әтием ул турыда. Аннары аларны Хабаровск шәһәренә җыйганнар. 20 көн шул шәһәрдә булганнан соң, аларны хәрби самолетка утыртып Тахта-Базар шәһәренә озаталар. Әлеге шәһәрдә бер ай учебкада булганнан соң, Әфганстанга хезмәт итәргә җибәрәләр. Анда үзенә күп кенә дуслар таба. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. «Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да түзәргә туры килә», – ди әтием. Ике арада йөргән сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. Шулай итеп, ул 1989нчы елның 15 февралендә Тахта-Базардан туган авылы Шурага юл тота. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.
Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир диеп санаганнар, ул шуның белән горурланган!
Без әтиебезне бик яратабыз һәм аның белән горурланабыз.
Рәдинә Шәйхиева,
Шурабаш төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
#Җиңүоныклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев