erid:2VtzquqpS7d
Балан бәлеше пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Балан бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Быел җиләк-җимеш , яшелчәләр уңды. Тиздән балан да өлгерер. Аннан бик тәмле бәлеш пешерү рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 500 г он, 250 г маргарин, 200 мл кефир, 0,5 стакан шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләндергеч, 1 чәй кашыгы сода, тоз.

Эчлек өчен: 0,5 кг балан, 5 аш кашыгы крахмал, 1 стакан шикәр комы.

Баланга су кушып, 2–3 сәгатькә духовкага тыгып торабыз. Шуңа шикәр комы, крахмал кушып, яхшылап болгатабыз.

Камыр басып, аны ике тигез өлешкә бүлеп, җәябез. Майланган табага бәлешне салып, мичтә 30 минут пешереп алабыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев