erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Доллар, дирхам һәм юань: 2023 елда акчаларны нинди валютада сакларга. (»Интертат »)

Әгәр бернинди дә гадәттән тыш хәл килеп чыкмаса, доллар курсы 2023 ел башына якынча 70-75 сум тирәсендә стабильләшәчәк. Доллар курсы узган ел «штормга эләкте»: әле 120 сумга кадәр күтәрелде, әле 50 сумга төште. Америка валютасы белән быел ни булачак, акчаларны анда саклау урынлымы, әллә инде альтернатив вариантлар эзләргәме – «Татар информ» экспертлар белән берлектә шуны тикшерде.

«Рубль девальвациясе дәвам итәчәк»

«Алор Брокер» инвестиция стратегы Павел Веревкин фикеренчә, доллар курсына узган ел 3 фактор йогынты ясаган: энергия чыганакларына югары бәяләр, санкцияләр фонында импортның җимерелүе һәм логистиканы үзгәртеп кору, базардан артык валютаны үзләштерергә мөмкинлек бирүче бюджет кагыйдәләрен туктату.

«Экспорт импорттан нык артып китте. Көзен Россия энергия чыганакларына ихтыяҗ һәм бәяләр сизелерлек кими башлады, экспорт кереме әкренәйде», – ди ул.

Эксперт фаразлавынча, 2023 елда Россиядә рубльнең девальвациясе дәвам итәчәк. «Россия нефть продуктларына 5 февральдән Евросоюзның эмбарго планлаштыруы, шулай ук, чимал базарында ихтыяҗның кимүенә китерәчәк дөнья икътисады рецессиясе курку тудыра. Бу факторлар җыелмасы экспорт кеременең кимүенә китерергә тиеш, шул ук вакытта, импорт торгызылган саен аңа ихтыяҗ акрынлап артачак», – диде ул.

«2023 елга доллар курсы буенча безнең фараз –

65-73 сум диапазонында»

2023 елның беренче кварталында доллар 73 сумга җитәргә мөмкин, дип саный «Финам» финанс төркеме аналитигы Андрей Маслов.

«2023 елның I кварталында USD/RUB пары 68-72 сум тирәсе булачак, дип фаразлана. Әмма 2023 ел дәвамында без рубль курсы тотрыкланыр һәм ныгый барыр, дип көтәбез, чөнки, вакыт үткән саен, Россиядән нефть чыгару нормальләшәчәк, ә нефтькә бәяләр бераз күтәреләчәк. Шуңа күрә безнең фараз: 2023 елга доллар курсы буенча сәүдә 65-73 сум диапазонында», – ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эксперт ассызыклаганча, доллар һәм евро саклау өчен барыбер өстенлекле валюта булып калачак.

«Доллар – саклаучы валюта, бик тә югары ликвидлы, дөньядагы төп резерв валюта. Евро Украинадагы конфликттан җитди зыян күрде, ләкин Европа үзәк банкының акча-кредит сәясәтен катгыйландыру тенденциясен исәпкә алганда, евроның шул ук долларга карата торгызылачагын көтәргә мөмкин. Ни әйтсәң дә, макталган юаньга акча салу куркыныч, Кытай валютасының ликвидлыгы массакүләм кулланыш өчен бик түбән. Ә дус илләрнең башка валютасы бөтенләй дә ликвидлы түгел, һәм әгәр җыйган акчаларыгызны ашыгыч рәвештә кәгазь акча белән алырга теләсәгез, сез алар белән берни дә эшли алмаячаксыз», – дип саный аналитик.

Шул ук вакытта, эксперт фикеренчә, Гонконг доллары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дирхамы Америка валютасына яхшы альтернатива булып тора, чөнки алар долларга «бәйләнгән».

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/dollar-dirxam-ham-yuan-2023-elda-akcalarny-nindi-valyutada-saklarga-5857037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре