erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гает коймагы. Легендар оста Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча

Гает коймагы пешерер өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез. Аларның беренче икесе атаклы аш-су остасы, легендар Юныс Әхмәтҗанов рецептлары.

Бодай коймагы

1 кг бодай онына 0,9-1 л сөт, 3-4 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 25-30 г чүпрә, тоз һәм табаны майлар өчен май алына. 
Сөтне 35-40 градуска кадәр җылытып, чүпрәне изәбез, тоз, шикәр комы, йомырканы сытып, әйбәтләп туглыйбыз. Аннары иләнгән бодай оны салып, камыр изәбез. Җылы урындагы камыр күпереп менә башлагач, болгатып, шиңдерәбез. Кабат күпереп менүгә, коймакны пешерә башлыйбыз. Камыр әйбәт кабарса, комак та күпереп пешә, йомшак була. 
Коймакны мичтә, духовкада яки плитәдә пешерергә мөмкин. Мичтә яки духовкада пешергәндә табаны боргалап торсаң, коймак кызарып, асты да, өсте дә тигез пешә. 

Төче коймак
1 кг бодай онына 0,9-1 л сөт яки әчегән сөт, 4-5 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 1/3 бал кашыгы сода, кирәгенчә май һәм тоз алына. 
2-3 литрлы савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп туглыйлар (туглагыч белән болгатсагыз, тагын да яхшырак). Аннары сөт, тоз, чәй содасы, бодай оны салып туглыйбыз. Төче камырны табага күп итеп май салып, ике ягын да кызартып пешерәләр. 

Гает коймагы

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярты литр җылы сөткә бераз кайнаган су кушабыз (сөт җылымса булырга тиеш) , шуңа 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы  тоз, 3-4  аш кашыгы май,  20 г чупрә, кирәгенчә он кушып болгатып, коймак камыры ясыйбыз.  Савытны җылы урынга куябыз. Тиз кирәк булса, икенче бер савыттагы җылы суга утыртырга була. Камыр өскә күпереп менүгә, кызган табада пешерә башлыйбыз.

Бер мөһим сере бар: савыттагы камырны пешерер алдыннан болгатасы тугел!
Соңыннан коймакларны эретелгән атланмай белән мул итеп майлыйбыз. 

https://syuyumbike.ru/news/vypechka/gaet-koymagy-legendar-osta-yunys-khmtanov-retsepty-buencha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X