Яңа ел якты, шатлыклы булсын!
Ишетеп һәм зәңгәр экраннардан күреп торабыз: сөрем газыннан агулану, үлем очраклары булып тора.
Хәтта газ шартлау фаҗигаләре бар. Безнең районда тыныч үзе. Быел андый бәла-казалар булмады.
Алда Яңа ел бәйрәмнәре. Матур мәшәкатьле көннәр: ашарга пешерү, табын әзерләү, мунча керүләр... Ә газ белән бәйле саклыкны, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытырга ярамый. Шул уңайдан без “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек.
– Илшат Әнәсович, Яңа ел алдыннан зәңгәр ягулыкны кулланучыларга нинди киңәшләр бирәсез?
– Яңа елны матур итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алу безнең үзебездән тора. Бәйрәм көннәрендә дә җаваплылык хисен югалтмаска иде. Газ миче, газ плитәсе торган бүлмәнең форточкасын ачарга онытмаска кирәк. Йокларга ятканда, өйдән чыгып киткәндә бүлмәдәге газ кранын ябып куярга, газ белән эшләүче мунчаны кабызып җибәрәсең икән инде – бу турыда онытмавың хәерле, аны гел карап торырга кирәк. Газ миче, газ плитәсе булган бүлмәдә йокларга ярамый. Бу бүлмәнең ишеге ябык торсын.
– Әгәр дә газ сүнсә?
– 1-2 кабызып караганнан соң да кабынмаса, сәбәбен ачык-
ларга киңәш ителә. Моның өчен газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
– Ә үзеңнән торганын нәрсә эшләргә?
– Газ мичен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерергә. Моның өчен шырпыны кабызып, мичнең техник тәрәзәсенә куеп карыйсың. Ялкынны суырып алса, димәк, төтен юллыгының суыру көче әйбәт. Әгәр дә шырпы ялкыны үзгәрешсез янса – суыру көче юк дигән сүз. Ялкын читкә юнәлсә – суыру кирегә, өй эченә юнәлгән була. Төтен-вентиляция юлларын карап, тикшереп торырга кирәк.
– Вентиляция-җилләткеч юлларын, салкын, җил керә дип, томалап куючылар бар.
– Болай эшләргә һич ярамый! Бу тормыш өчен аеруча куркыныч. Вентиляция юллары ачык булырга һәм кирегә-эчкә түгел, тышкы якка - дөрес суырырга тиеш. Аның суыру көчен тикшерү өчен кәгазь салфетка куеп карау да җитә. Яхшы суырса – кәгазь салфетка сеткага ябышып кала. Җилләткеч каналлары дөрес эшләми икән – шулай ук газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Җилләткеч каналларының суыру көче яхшы булсын өчен форточканың ачык булуы кирәкме?
– Әлбәттә! Газ миче, газ плитәсе эшләгән бүлмәнең форточкасы һәрвакыт ачык булырга тиеш. Бу вентиляция юлының суыру көчен яхшырта, бүлмәдәге һаваны чистарта.
– Кыш салкыннарсыз булмый. Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының урам яктагы башларына бозлар катарга мөмкин.
– Моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Морҗа башларын, стенадан чыккан газ миче торбасын даими карап тору сорала.
– Бүлмәдә газ исе сизелсә иң элек нишләргә?
– Газ исе сизелсә яки газ приборы эшләмәсә, иң элек кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм ул бүлмәдән чыгып, ишекне ябып, хәтәрсез бүлмәдә “Сабагаз” идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04, Арча бүлеге диспетчерына 3-01-04 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Авария газ хезмәте номеры – 104, 112.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
– Газ ягулыгы белән сак эш итеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, Яңа елыбыз да якты, шатлык-лы булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев