erid:2VtzquqpS7d
Иртәнге аш - ләвәшле йомырка тәбәсе рецепты
Файдалы киңәшләр

Иртәнге аш - ләвәшле йомырка тәбәсе рецепты

Шул ук ингредиентлар белән ике төрле тәбә пешерергә була.

Ингредиентлар: 2 түгәрәк ләвәш, 2 йомырка, яшеллек (укроп, петрушка), тоз, борыч, 50-60 грамм каты сыр, 1 помидор, үсемлек мае.
Эчлек ясау өчен ләвәштән кала барлык ингредиентларны салып болгатырга.

1 ысул: табаны үсемлек мае белән майларга, ләвәшне җәяргә, өстенә эчлекне салырга һәм тагын бер ләвәш белән ябарга. Өстенә угычтан уылган сыр сибәргә була. Табаның өстен каплап 7 минут сүрән утта пешерергә.


2 ысул: ләвәшне рулет итеп төрергә һәм турарга. Аннары башка ингредиентларны белән бергә кушып болгатырга. Табаны майларга, массаны табага салырга һәм капкачын ябып пешерергә.

https://intertat.tatar/news/cooking/26-12-2021/irt-nge-ash-l-v-shle-yomyrka-t-b-se-retsepty-5845577

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев