erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыяр, помидор һәм борычны тәрәзә төбендә үстерүчеләрне борчыган сорауларга ҖАВАПЛАР

Бакчасы булганнарның да тәрәзә төбендә кыяр, помидор, борыч үстереп караганы бардыр. Тик бакчада үскәннән аермалы буларак, аның үз тәртибе бар. Агроном-селекционер Светлана Михайлова укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.

  1. Тәрәзә төбенә бал корты белән серкәләнә торган кыяр утыртырга ярыймы?

Ярый, тик аларны үзегезгә кул белән серкәләндерергә туры килә. «Ир» чәчәк серкәчләренә мамык таякчыклар белән кагыласыз да аннары «хатын» чәчәккә тидерәсез. Моның әллә ни катлаулылыгы юк, бары «ир» белән «хатын» чәчәкләрне генә аера белергә кирәк.

  1. Бер тәрәзә төбендә ачы һәм баллы борыч үстерергә ярыймы?

Бакчада ачы һәм баллы борычларны янәшә утыртмаска киңәш ителә. Үзлектән серкәләнә торган булсалар да, аларга бал корты белән шөпшәләр дә кунарга мөмкин. Әгәр бөҗәкләр ачы борычта «кунак» булганнан соң, эре баллы борычка  кунсалар, аның ачы булуы бар. Өйдә бал корты һәм шөпшәләр булмаганлыктан, аларны янәшә дә утыртырга мөмкин.

  1. Тәрәзә төбендә озын булып үсә торган помидорлар үстереп буламы?

Әгәр урын җитәрлек булганда биек булып үсә торган помидорларны да өйдә үстерергә була. Андый томатларны күләме 10 литрдан да ким булмаган зур чүлмәкләргә утыртырга кирәк. Гадәттә, биек үсә торган помидорлар яктылык ярата торган булалар, шунлыктан көз уртасыннан яз уртасына кадәр фитолампалар кулланырга кирәк.

  1. Тәрәзә төбендә нинди сорт һәм гибридларны утыртырга мөмкин?

Кыяр: Маринда F1, Онежский F1, Маша F1, Легенда F1, Сережа F1.

Помидор: Балконное чудо, Комнатный сюрприз, Жемчужина красная, Жемчужина желтая, Японский комнатный, Бонсай, Бонсай микро F1, Черри Пигмей, Пиноккио, Минибел. Шулай ук аска таба асылынып үсә торган сортлар бар: Черри, Желтая груша, Перуанский домашний, Ильди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Борыч: сары Патио-Иво, калын тышчалы ачык кызыл Калифорнийское чудо, шәмәхә Ода. Шулай ук  Юпитер F1 гибриды, уртача иртә өлгерә торган Ласточка, Винни-Пух, Подарок Молдовы.

https://vatantat.ru/2023/03/106926/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X